Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Күпчелек илдәге кризисның барлыгын таный, ә чиреге озакка сузылыр дип фаразлый


Левада үзәге сораштыруларына караганда, халыкның 80%ы Русиядә икътисади кризис барлыгын таный, ә 25%ы кризис озакка сузылыр дип уйлый.

Левада үзәге сораштыруларына караганда, халыкның 80%ы Русиядә икътисади кризис барлыгын таный. Халык кризисның тиз генә бетүен көтми. Русияләрнең 25%ы кризис бик озак булачак дип белдерә. 21%ы ике елдан да ким булмас дип фаразлый, 17%ы бер ел яки ел ярым булырга мөмкин, ди. 4%ы гына бик озакка сузылмас дип уйлый. 32%ы анык кына җавап бирә алмаган. 2014 елның көзендә Русиядә кризис бар дип 61% халык белдергән булган.

Шул ук вакытта, халыкның хезмәт хакларына бәйле кәефләре күтәренке. Мондый кәеф халыкта инде берничә ел үзгәрми. Респондентларның 49%ы якын араларда хезмәт хакын тоткарларулар булмас дип ышана. 16%ы “әгәр берни үзгәрмәсә, берничә ай эчендә тоткарлаулар булыр”, дип уйлый. 8%ы берничә атна эчендә хәлләр начарланыр, 14%ы инде бүген үк хезмәт хакын кыскартулар бара дип белдерә.

Левада үзәге шулай ук бәяләрнең арту-артмавы турында да сораштырган. Халыкның 35%ы фикеренчә, былтыргы белән чагыштырганда, бәяләр 15-30%ка арткан, ә 33%ы – 30-50%ка арткан дип белдергән.

XS
SM
MD
LG