Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставрополь өлкәсендә имам урынбасары, алты бала атасын үтергәннәр


Равил Кайбалиев
Равил Кайбалиев

Былтыр Равил Кайбалиев йортында тентүләр узган иде. Шул вакытта ук аның гомеренә куркыныч яный дип белдерделәр. Кайбалиев мөселманнарның хокукларын яклаучы буларак билгеле шәхес.

Ставрополь өлкәсенең Нефтекум районы имамы урынбасары Равил Кайбалиев Буденновскидан кайтканда билгесез кешеләр тарафыннан үтерелгән. Бу хакта “Кавказский узел” сайтына мөселман җәмгыяте вәкилләре хәбәр иткән.

"26 сентябрьдә ул Буденновскидан Кара түбә авылына кайтып барган булган. Аның машинасын шәһәрдән 10 чакрым ераклыкта күреп калалар. Равилгә атканнар, гәүдәсе җирдә яткан. Без бу хакта ике сәгатьтән соң гына ишеттек", дип белдерә мөселман җәмгыяте вәкилләре.

Кайбалиев Кара түбә авылы мәчете имамы урынбасары булып эшләгән. Аның алты баласы калган.

Былтыр аның йортында тентүләр узган. Шул вакытта ук Кайбалиевның гомеренә куркыныч яный дип белдергәннәр иде. Равил Кайбалиев мөселманнарның хокукларын яклаучы буларак билгеле шәхес.

2015 елда Ставрополь өлкәсендә Иргаклы авылы мәчете имамы урынбасары Замирбәк Мәхмүтов үтергәннәр иде. Мөселманнар арасында ул да зур дәрәҗәгә ия иде.

Исегезгә төшерәбез: 2012 елда Ставрополье өлкәсендә мөслимәләргә мәктәпләрдә яулыктан йөрү тыелды. Кайбалиев та, Мәхмүтов та бу мәсьәләдә мөселманнарның хокукларын актив яклаучылар булды.

XS
SM
MD
LG