Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф академиясе мәктәптә "Сугыш һәм солых" урынына Инҗил укытуны тәкъдим итә


Людмила Вербицкая
Людмила Вербицкая

"Достоевскийның, Толстойның әсәрләре бик тирән һәм фәлсәфи, аларның бөтен тирәнлеген бала аңлый алмый", ди Русия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая.

Русия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая мәктәп програмыннан Федор Достоевскийның кайбер әсәрләрен, Лев Толстойның “Сугыш һәм солых” романын алып куярга кирәк дип саный. “Болар бик тирән фәлсәфи әсәрләр, аларның бөтен тирәнлеген бала аңлый алмый”, ди ул.

Вербицкая мәктәп програмына рухи әдәбият кертелергә тиеш дип саный. “Библияне һәркем укырга тиеш дип уйлыйм. Бу рухи-әхлакый тәрбия нигезе”, ди ул.

Мәгариф академиясе президенты шулай ук православ мәдәнияте курсын кертүне хуплый, ләкин ул эшләнеп бетәргә һәм ирекле булырга тиеш ди. “Укыту программында кимчелекләр бар. Төп сорау – ни өчен православ мәдәнияте кертелә, башкалары юк? Бу бит мәдәниятнең бик зур өлеше,” ди Вербицкая.

Аның сүзләренчә, мәктәп укучыларына тәкъдим итәрлек әсәрләр исемлеге турында фикер алышулар бара. Әлегә күмпе әсәр керәсе билгеле түгел.

Хәзерге мәктәп програмына Достоевскийның “Җинаять һәм җәза” әсәре һәм тагын бер повесте кергән. Толстойның “Сугыш һәм солых” һәм тагын ике хикәясе кергән.

Людмила Вербицкая – Петербурда Русия президенты Владимир Путинны укыткан мөгаллимә, аның абруе зур санала.

Былтыр ул Казанга урыс теле һәм әдәбияты укыту концепциясе өлгесенә арналган түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан иде. "Концепциянең туган телләре урыс теле булган балаларга аны укыту турындагы өлеше яхшы язылган. Ә менә милли мәктәпләрдә урыс телен укыту проблемы исәпкә алынмаган. Сыек эшләнгән. Татарстанда яшәгән кеше татар телен белергә тиеш", дигән иде Вербицкая.

XS
SM
MD
LG