Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Русия мәхкәмәсе утырышны кырымтатар телендә алып барудан баш тарта


Мостафа Маушев
Мостафа Маушев

Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы Мостафа Маушевны психиатрик хастаханәдә мәҗбүри тикшерелү узып чыккан Илми Умеров янына барган һәм эшчәнлеге тыелган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны туган көне белән котлаган өчен хөкем итәләр.

Аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай районында Мәскәүдән билгеләнгән мәхкәмә Кырымтатар Мәҗлесе әгъзасы Мостафа Маушевның үзенә карата мәхкәмә утырышын кырымтатар телендә уздыруны сораган мөрәҗәгатен кире каккан. Бу хакта Кырымтатар Корылтаеның Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляев үзенең Facebook сәхифәсендә язган.

“Хәким Герман Атаманюк мәхкәмә утырышын кырымтатар телендә уздыруны кире какты, шуның белән ул Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсенә һәм Русия җинаять-процессуаль кодексының 18нче маддәсенә күз йомды”, дип язган Смедляев.

Мәхкәмәдә Маушев эшен караучы чираттагы утырыш 20 октябрьгә билгеләнгән.

Мостафа Маушевны мәҗбүри рәвештә психиатрик хастаханәдә тикшерелүгә дучар булган Илми Умеров янына барган һәм эшчәнлеге тыелган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны туган көне белән котлаган өчен хөкем итәләр.

Күптән түгел Кырымда Русия мәхкәмәсе Кырымтатар Мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин һәм рәис урынбасары Илми Умеров эшен карап, аларга акчалата җәза биргән иде.

Русия Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне тыю карарын раслаганнан соң, Кырымтатар Мәҗлесенең 6 әгъзасын Русиянең экстремизмга каршы идарәсенә чакыртып сорау алганнар. 4 октябрьдә аларга карата мәхкәмә эшләре башланды.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

Смедляев белдерүенчә, Әминә Авамилеваның эшен карау 14 октябрьдә, Диләвер Акиевның – 24 октябрьдә, Абдураман Эгиз һәм Әнвәр Куртиевның эшләрен карау 6 октябрьдә дәвам итәчәк.

Украина тышкы эшләр министрлыгы Украина ватандашларының аннексияләнгән Кырымда эзәрлекләүләргә дучар булуына борчылу белдерә һәм аларга карата басымны туктатуны сорый.

Министрлык шулай ук халыкара җәмәгатьчелеккә дә мөрәҗәгать иткән. Украина Русиягә карата төрле хокукый һәм сәяси басым ясарга чакыра.

Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде. Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек Кырымны Русиянең бер өлеше дип танымый, ярымутрауны Украина җирлеге дип саныйлар.

XS
SM
MD
LG