Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сургутта күптән түгел урнаштырылган Сталин сынын алып куйганнар


Сургутта Сталин бюстын 15 сентябрьдә генә куйганнар иде
Сургутта Сталин бюстын 15 сентябрьдә генә куйганнар иде

​Сургутта рөхсәтсез куелган Сталин һәйкәлен алып кую турындагы карарны шәһәр хакимиятенед махсус комиссиясе чыгарган.

Хәзер хакимият һәйкәлне урыныннан алып кую өчен киткән акчаны кире кайтару өчен документлар әзерли. Шәһәр хакимияте һәйкәл куюны канунсыз дип тапкан.

Вконтактедагы "Сургутта Сталинга һәйкәл булырга тиеш" төркемендә һәйкәлгә акча биргән кешеләрне полициягә гариза язарга чакыралар. Төркем әгъзалары әлеге гамәлгә карата тикшерү уздыруны сорый.

Сургутта Сталин сыны 15 сентбярьдә репрессия корбаннары истәлегенә куелган хәтер тактасыннан ерак түгел Обь елгасы ярында куелган иде. Икенче көнне үк аңа буяу сибеп киттеләр.

Фән һәм мәдәният хезмәткәрләре Русия шәһәрләрендә Иосиф Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп чыкты.

Татарстан Мәдәният министрлыгы да Казанның Җиңү паркында Сталинга һәйкәл кую мәсьәләсен караячак. "Казанда Сталинга һәйкәл булырга тиеш" дип аталган инициатив төркемне булдырган Равил Гарифуллин Сталинның явызлыкларын таныса да, Казанда аңа һәйкәл кую кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG