Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Акъяр 200 һәм 2000 сумлык акча рәсемнәре өчен он-лайн тавыш бирүдә җиңде


Әле бу соңгы нәтиҗәләр түгел. Җомга кич “Россия 1” телеканалында махсус тапшыру вакытында смс-тавыш бирү ярдәмендә тәгаен җиңүчеләр ачыкланачак.

Казан һәм Акъяр 200 һәм 2000 сумлык яңа акчалар өчен Русия Үзәк банкы оештырган бәйгесенең он-лайн тавыш бирү өлешендә җиңеп чыкты.

Украинаның 2014 елда аннексияләнгән Кырымдагы Акъяр (Севастополь) шәһәре 428 мең тавыш җыеп беренче урында, Татарстан башкаласы Казан 421,7 мең тавыш белән икенче урында.

Ерак Көнчыгышка 415,9 мең кеше тавыш биргән. Ул өченче урында.

Әле бу соңгы нәтиҗәләр түгел. Җомга кич “Россия 1” телеканалында махсус тапшыру вакытында смс-тавыш бирү ярдәмендә җиңүчеләр ачыкланачак.

Татарстан башкаласы Казан кирмәне һәм Казан федераль университеты сурәтләрен тәкъдим итә.

Казан финалга узганнан соң Татарстан җитәкчелеге халыкны моңа теләктәшлек белдерергә чакырды, төрле чаралар оештырылды.

Бүген Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Болгарга килгәч Казан сурәте төшерелгән 200 сумлык акчаның зурайтылган үрнәге янында фотога төште һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

XS
SM
MD
LG