Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русиядәге төрек ширкәтләре каршы бөтен чикләүләрне бетерүгә өметләнә


Ниһат Зәйбекчи
Ниһат Зәйбекчи

Төркия икътисад министры Нихат Зәйбекчи ике ил арасында ирекле сәүдә итү турындагы килешү 2017 ел урталарына әзер булыр дип өметләнүен белдерде.

Төркия икътисад министры Ниһат Зәйбекчи Русиядә төрек ширкәтләре эшчәнлегенә кертелгән бөтен чикләүләрне бетерүгә өметләнә. Бу хакта ул Русия-Төркия хөкүмәтара сәүдә-икътисади хезмәттәшлек комиссиясе утырышнында белдерде.

“2015 елның 24 ноябреннән соң Русиядә төрек ширкәтләренә чикләүләр кертелде һәм эшкә урнашырга рөхсәт алуда проблемнар килеп туды. Якын араларда әлеге чикләүләр бетерелер дип ышанам”, ди министр.

Зәйбекчи Русия белән Төркия арасында ирекле сәүдә итү турындагы килешү 2017 ел урталарына әзер булыр дип өметләнә.

“Киләчәктә әлеге килешү нинди өлкәләргә кагылыр, анысын соңрак эшләп бетерербез. Безнең максат – ике як арасындагы сәүдә эшләрендә бөтен чикләүләрне бетерү һәм килешүнең тәэсирен мөнәсәбәтләрнең башка өлкәләренә дә күчерү”, ди Ниһат Зәйбекчи.

11 октябрьдә Русия хөкүмәте Төркиядән эшчеләр ялларга рөхсәт ителгән ширкәтләр исемлеген киңәйтте. Анда Татарстанның алты ширкәте кергән: "Аутоматив Гласс Альянс Рус", "Тракья Гласс Рус", "Плентмак" (барысы да Алабугада), "Колуман Рус" һәм "Тирсан Кардан" (Чаллы), "ЛМР Пласт" (Теләче районы). Соңгы үзгәрешләрне исәпкә алганда, исемлектә 62 ширкәт исәпләнә. Шул хактагы карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

Төркия ватандашларын эшкә кабул итү рөхсәт ителгән эш бирүчеләр исемлегенә төзелеш, автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, полимер торба һәм фитинглар, сантехника, идәнгә җәя торган материаллар җитештерүче ширкәтләр һәм оешмалар керүе хәбәр ителә.

Төркия 2015 елның ноябрендә Сүрия чигендә төрек һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычын бәреп төшерү сәбәпле чыккан низагтан соң Владимир Путин 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия ватандашларын эшкә яллауны вакытлыча кичектерү турында фәрман имзалаган иде. Әмма бераздан Русия хөкүмәте чикләүләрне йомшартты, 54 ширкәткә Төркия кешеләрен эшкә алуны рөхсәт итте.

XS
SM
MD
LG