Accessibility links

Уфада "МУХА" студиясенә нигез салган Виталий Мөхәммәтҗанов вафат


Виталий Мөхәммәтҗанов
Виталий Мөхәммәтҗанов

Уфада “Муха” студиясенә нигез салучы Виталий Мөхәммәтҗанов йөрәк өянәгеннән вафат булды.

51 яшьлек Мөхәммәтҗанов 12 октябрьдә үз өендә йөрәк өянәгеннән үлеп киткән.

Күбрәк “Муха” тәхәллүсе белән танылган Мөхәммәтҗанов Башкортостан өчен чын мәгънәсендә легендар кеше. 1990-нчы еллар башында ул Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган яшь рәсамнарны берләштереп, “МУХА” комикс-студиясен ачып җибәрә. Бу студия чыгарган комиксларны яшьләр егылып укый иде.

Алга таба Мөхәммәтҗанов зур командасы белән Русия рок җырчылары өчен видеоклиплар төшерә башлады. Русия йолдызлары еш кына “яхшы якка бераз “ычкынган” Уфа егете” диеп аны федераль каналларда интервьюлары вакытында искә ала иде. Ул вакытта “Алиса” төркеме җырчысы Константин Кинчев җырына төшерелгән клип шактый шау-шу тудырды.

Соңрак Мөхәммәтҗанов режиссерлыкка кереп китте. Аның “День хомячка” дип аталган беренче фильмында танылган актер Виктор Проскурин уйный. Аннары Мөхәммәтҗанов "Здравствуйте, мы – ваша крыша" дип аталган фильм төшерә, күпсанлы анимацион фильмнар да чыгара. “МУХА” студиясе киң танылган рок төркемнәре – "Глюкоза", "Ария", "Чайф", "Алиса" һәм башкалар өчен клиплар ясау белән дә шөгыльләнә.

Хезмәттәшләре һәм якыннары Виталий Мөхәммәтҗановны бик сәләтле һәм тормыш сөючән кеше буларак хәтерли. Аңа нибары 51 яшь иде, һәм ул зур иҗади планнар белән яши иде. Уфада аның хатынын һәм ике баласы калды.

XS
SM
MD
LG