Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәхетле" челтәренең Түбән Новгородтагы кибете ябылды


"Бәхетле" челтәренең Казанданы беренче хәләл супермаркеты
"Бәхетле" челтәренең Казанданы беренче хәләл супермаркеты

Татарстанның "Бәхетле" челтәре үзенең Түбән Новгородтагы супермаркетын япты. Кибет ике ел да эшләп өлгермәде.

Элек супермаркет урнашкан бүлмәләр хәзер буш тора. Бинада кибетнең атамасы язылган элмә такта әле алынмаган.

Түбән Новгородта “Бәхетле” 2014 елның декабрендә ачылган булган. Элегрәк Мамадыш трактында урнашкан “Бәхетле” дә ябылган иде.

Татарстандагыларыннан тыш, бу челтәр кибетләре Мәскәү, Барнаул һәм Новосибирски шәһәрләрендә эшли.

Cәүдә челтәренең хуҗабикәсе Мөслимә Латыйпова Русиянең иң уңышлы хатын-кызларыннан санала. 2013 һәм 2014 елларда Forbes басмасы аны Русиянең иң бай 10 хатын-кызы исемлегенә керткән иде.

XS
SM
MD
LG