Яңа комиссия турындагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин имзалаган.
Миңнехановтан тыш комиссиядән Чечня башлыгы Рамзан Кадиров һәм аннексияләнгән Кырымга Мәскәүдән башлык итеп билгеләнгән Сергей Аксенов та чыгарылган.
Яңартылган исемлектә күптән түгел сайлап куелган төбәк башлыклары, шул исәптән Путинның элекке тән сакчысы, хәзер Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин да бар.
Дәүләт шурасының Киңәшчеләр комиссиясе Русия президентына илнең мөһим социаль-икътисади мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итүче оешма санала.
Миңнехановны комиссиягә 2014 һәм 2015 елларда кертелгән иде.