Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Хәлебтәге һава һөҗүмнәрен “тарихи күләмдәге җинаять” дип атады


Зейд Раад әл-Хөсәен
Зейд Раад әл-Хөсәен

БМО вәкиле Зейд Раад әл-Хөсәен Женевадагы Кеше хокуклары шурасына видео мөрәҗәгатендә 21 октябрьдә Хәлебнең көнчыгышындагы һава һөҗүмнәрен “тарихи күләмдәге җинаять” дип атаган. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

БМО вәкиле сүзләренчә, Хәлебтәге тыныч халык үлеменә китергән һава һөҗүмнәре хәрби җинаятькә тиң. Ул каршылыкларны читкә куеп, Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокурорына хәлне тикшерергә чакырды.

БМО Шурасы каршындагы Сүриядәге җинаятьләрне тикшерү комиссиясе рәисе Паул Пинейро махсус сессиядәге чыгышында хокук бозулар турында мәгълүмат сорап, президент Бәшәр Асадка мөрәҗәгать итүен белдерде. Комиссия Хәлебтәге хәрби җинаятьләрне теркәп баруны дәвам итәчәк, ди Пинейро.

БМОның Русия даими вәкиле Алексей Бородавкин үз чиратында Кеше хокуклары шурасы тәкъдим иткән резолюция өлегсе - нигездә җиһадчы сугышчыларны аклау дип белдерде.

Элегрәк Хәлебтәге хәлләрне хәрби җинаять буларак карауны “норманд дүртлеге” очрашуының йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Франсуа Олланд белән Ангела Меркель әйткән иде.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри да Русия һәм Асад режимы гамәлләре хәрби җинаять буларак тикшерелергә тиеш дигән иде.

Мәскәү Сүриядәге инфраструктура корлымаларына булган һөҗүмнәргә катышыбыз юк дип даими рәвештә белдереп килә һәм утка бары тик Русиядә тыелган төркемнәрнең позицияләре генә тотыла дип тәкрарлый.

XS
SM
MD
LG