Рязаньда газ шартлап кимендә өч кеше һәлак булды. Русия мәгълүмат чаралары торак йорт җимерекләре астында тагын ике кеше булырга мөмкин дип хәбәр итә.
Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 36 минутта йортта газ шартлау нәтиҗәсендә тугызынчы һәм унынчы катлар җимерелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы газ чыгып торган булырга мөмкин дип белдерә. Шартлауда өч кеше һәлак була. Кимендә 15 кешегә зыян килә, яраланучылар, төтеннән агуланучылар да бар. Биш кешене хастаханәгә салганнар. Җинаять эше ачылган.
Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәрендә шулай ук якшәмбе газ шартлап дүрт кешегә зыян килә. Шартлау ике катлы, сигез фатирлы йортта була. Шартлауда янгын чыкмый. Сигез фатирның барсына да зыян килә. Әлеге йортта яшәгән 23 кешене, шул исәптән 9 баланы башка урынга күчерәләр. Тикшерү башланган.