Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "Политбюро 2.0" исемлегенә кертелгән


Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (архив фотосы)
Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (архив фотосы)

Minchenko Consulting агентлыгы Миңнехановны “Политбюро”да “Төбәкләр бүлеге”нә керткән. Татарстан президентыннан тыш анда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Пермь өлкәсе губернаторы Юрий Трутнев бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Полютбюро 2.0” дип аталган Владимир Путинга якын торган кешеләр исемлегенә кергән.

Minchenko Consulting агентлыгы Миңнехановны “Политбюро”да “Төбәкләр бүлеге”нә (Региональный блок) керткән. Татарстан президентыннан тыш анда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Пермь өлкәсе губернаторы Юрий Трутнев бар.

Minchenko Consulting Русия президенты даирәсе турында даими рәвештә хисап ясап тора. Белгечләр Кремль тирәсендәге көчләр балансын тикшереп, үз бәясен бирәләр һәм фаразлар ясыйлар.

Конкуренция берничә үзәк арасында бара.Төп үзәк булып “иске олигархат”ны атыйлар. Бирегә Дмитрий Медведев, Аркадий Дворкович, Игорь Шувалов керә. “Альтернатив интеллектуаль үзәк”кә Алексей Кудрин, Герман Греф, Михаил һәм Юрий Ковальчуклар кертелә. Болардан тыш эре дәүләт ширкәтләре һәм зур инфраструктура проектлары җитәкчеләре бар.

Сергей Иванов һәм Геннадий Тимченко исемлектән төшеп калган диелә. Икътисади проблемнар аркасында эчке элита арасанды конкуренция арта ди белгечләр.

Ә менә “Росатом”нан президент хакмияте җитәкчесе урынбасары булып күчкән Сергей Кириенконы әгъзалыкка яңа намзәт дип атыйлар.

Ивановның “политбюро”дан төшеп калуын сәясәтчеләр аның президент хакимияте җитәкчесе вазифасыннан китүе белән аңлаталар.

Тимченконың китүен эшмәкәрнең “стратегик юнәлешләр”дә активлыгы кимүе белән аңлатыла.

XS
SM
MD
LG