Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Рөстәм Гафуров турында комментар бирүдән баш тарта


Казанның Совет районы башлыгы Рөстәм Гафуров
Казанның Совет районы башлыгы Рөстәм Гафуров

Казанның Совет районы башлыгы Рөстәм Гафуровны тоткарлау турында чыккан хәбәргә карата Азатлык радиосының соравына полиция комментар бирүдән баш тартты.

Дүшәмбе KazanFirst басмасы Совет районы башлыгы Рөстәм Гафуров, төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Денис Воробьев һәм район башкарма комитетының финанс идарәсе хезмәткәре Юрий Синниковның тоткарлануы турында язган иде.

Алар вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә диелде. Түрәләр юлларга билге сызу өчен дәүләт килешүен башлангыч бәядән ике тапкыр арзанракка төзүгә каршылык күрсәтүдә шикләнелә дип яздылар.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте бераздан бу мәгълүматны кире какты, түрәләр полициягә сорау алу өчен чакырылган дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG