Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары яклау шурасы Дадинны бүтән колониягә күчерергә тәкъдим итә


Дадин һәм колония хезмәткәрләре – бер-берсен аңламаучы ике дөнья”, дип белдерә Русия президентның кеше хокукларын яклау шурасы әгъзасы Игорь Каляпин.

Русия президентның кеше хокукларын яклау шурасы әгъзасы, Җәзалауларга каршы тору комитеты башлыгы Игорь Каляпин хөкем ителгән оппозиция активисты Илдар Дадин белән очрашудан соң аны бүтән колониягә җибәрергә тәкъдим итә.

“Аны күчерергә кирәк, чөнки низаг көчле. Кайбер хәлләрдә Дадин кеше хокукларын яклыйм дип уйлагандыр, ә чынлыкта колония режимын бозган. Колония хезмәткәрләрнең ачуын чыгарган, алар моны дорфалык буларак кабул иткән. Дадин һәм колония хезмәткәрләре – бер-берсен аңламаучы ике дөнья”, дип белдерә Каляпин.

Хокук яклаучыларның Дадин белән очрашуы биш сәгатькә якын дәвам иткән. Павел Чиков “Коммерсант”ка сөйләгәнчә, Дадинның кулларында богау эзләре бар. Хокук яклаучылар сүзләренчә, кулларны арттан богаулап, богаудан элеп куйган очракта кулларда эз калырга мөмкин.

Дадин колониядә җәазалаулар һәм кыйнаулар турында тәфсилләп сөйләгән һәм алты битлек аңлатма язган.

8 ноябрьдә хокук саклаучылар колониядә җәзалаулар турында белдергән бүтән тоткыннар белән очрашырга җыена.

Октябрь урталарында Илдар Дадин кырыс шартларга күчерелеп штраф изоляторына (ШИЗО) урнаштырылган иде. Моңа каршы Дадин ачлык игълан итте.

1 ноябрьдә Дадин кыйналуы һәм кулларына богау салып богаудан түшәмгә эленеп куелуы турында белдерде.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Илдар Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп төрмәгә хөкем итте. Ул бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Соңрак аның хөкем җәзасы ике ел ярымга үзгәртелде.

Илдар Дадин үзе гаебен танымады, "Конституциядә каралган хокукларын тормышка ашырган" өчен хөкем ителгәнен белдерде.

Amnesty International оешмасы Дадинга чыгарылган карарны “әхлаксыз” дип атады.

XS
SM
MD
LG