Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль түрәләрнең хезмәт хакын 38 процентка арттырмакчылар


Росстат мәгълүматларына караганда, 2016 елда федераль түрәләрнең айлык уртача хезмәт хакы 99,9 мең сум булган. Артканнан соң ул 140 мең сумга җитәчәк.

2019 елның гыйнварыннан федераль түрәләрнең хезмәт хаклары 38 процентка артачак дип хәбәр итә Russia Today. Ул Русия хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтана.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2016 елда федераль түрәләрнең айлык уртача хезмәт хакы 99,9 мең сум булган. Артканнан соң ул 140 мең сумга җитәчәк.

Хезмәт хакы нигездә айлык хезмәт хакы исәбенә артачак диелә. Хәбәрдә әйтелүенчә, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы 2014 елдан бирле артмаган.

Март аенда Росстат чыгарган хисапка караганда, 2015 елда федераль түрәләрнең хезмәт хакы уртача 2 процентка арткан һәм 111,3 мең сум тәшкил иткән. Иң зур хезмәт хакы хөкүмәт аппаратында утыручыларда – уртача 231,7 мең сум. Алардан соң президент хакимияте түрәләре (217,1 мең сум) һәм Хисап пулаты хезмәткәрләре (188 мең сум) килә. Иң түбән хезмәт хакы Тикшерү комитеты (47 мең сум) һәм Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (55 мең сум) хезмәткәрләрендә.

2015 ел ахырында дәүләт оешмаларында 39,7 мең кеше эшләгән. 2016 елның гыйнварына аларның саны 10 процентка кыскарган.

Росстан мәгълүматлары 2002-2013 ел аралыгында дәүләт хезмәткрәләренең хезмәт хакларының алты тапкыр артканлыгын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG