Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама: "Ни генә булмасын, иртәгә кояш чыгачак"


Әлегә Трамп сайлаучылар коллегиясендә алда бара.

АКШ президенты Барак Обама илдәге президент сайлаулары уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

"Без моңарчы да киеренке сайлаулар аша уздык, һәрвакытта да көчлерәк булып чыга идек... Һәрберебезнең үз юлын сайларга көче бар... Иң мөһиме - бер-беребездә республикан яисә демократны түгел, ә ватандаш американны күрү, бер-беребезгә карата хөрмәт белән карау..." - диде Обама. Аның видеомөрәҗәгатен BuzzFeed сайты чыгарды.

Соңгы мәгълүматлар буенча республикан Дональд Трамп сайлаучылар коллегиясенең 140 тавышын алган, Обаманың фиркадәше Һиллари Клинтон 104 тавышка ирешкән. Җиңәр өчен 270 тавыш кирәк.

Җиңүчене билгеләүдә Флорида, Оһайо, Төньяк Каролина, Мичиган кебек штатларның нәтиҗәләре зур роль уйнаячак. Әлегә аларда Трамп җиңеп бара.

XS
SM
MD
LG