Трампның сайлаучы вәкилләре саны 276га җитте, җиңү өчен кимендә 270 вәкил кирәк. Шулай итеп миллиардер эшмәкәр Трамп илнең 45нче президенты булачак.
Демократ Һиллари Клинтон 218 сайлаучы вәкил җыйды. Клинтон Трампка шалтыратып үзенең җиңелүен таныган.
Клинтонның сайлау кампаниясе җитәкчесе Джон Подеста Нью-Йоркта аның сайлау штабында җыелган кешеләргә Клинтонның бүген чыгыш ясамаячагын белдерде.
Тавыш бирү алдыннан күп кенә фикер белешү нәтиҗәләре Клинтонның җиңү мөмкинлеген күрсәткән иде, әмма Трампның кайбер штатларда көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләргә ирешүе аңа җиңү китерде.
Дональд Трампка 70 яшь. Ул - Trump Organization исемле зур төзелеш конгломераты президенты, уен һәм кунакханәләр бизнесы белән шөгыльләнүче Trump Entertainment Resorts ширкәтенә нигез салучы.