Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә республикага инициатива күрсәтеп йөрү кирәкми. “Моны без уйлап чыгармадык. Федераль канун үтәлми дип әйтсәләр, чарасын күрә башларбыз. Әлегә бернинди дә дәгъва күргәнем юк. Прокуратура берни әйтми. Бу канун бит Русия Конституциясенә каршы килә, алар да [прокуратурада] башлылар, моны аңлыйлар”, диде Мөхәммәтшин.
2010 елда Дәүләт Думасы 2015 елдан төбәк башлыкларының вазифалары атамасында “президент” сүзе булмаска тиеш дигән канун чыгарган иде. Владимир Путин Татарстан өчен 2016 елның 1 гыйнварына кадәр вакыт бирде. Бүгенге көндә төбәкләр арасында бер Татарстанда гына президент вазифасы һәм атамасы калды.