Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламент рәисе Төркияне чикләүләр белән кисәтте


Европа Берлеге - Төркия саммитында Мартин Шульц белән матбугат очрашуы. 7 март 2016
Европа Берлеге - Төркия саммитында Мартин Шульц белән матбугат очрашуы. 7 март 2016

Төркиядә сәясәтчеләрне һәм журналистларны тоткарлау дәвам иткәнгә, Европа Берлеге Төркиягә чикләүләр кертергә мөмкин.

Европа Парламенты рәисе Мартин Шульц сүзләренчә, оппозициядәге сәясәтчеләр һәм журналистларны тоткарлау дәвам иткәнгә, Төркиягә чикләүләр кертелергә мөмкин.

"Безгә, Европа Берлегендә Төркиягә нинди икътисади чикләүләр кертү турында уйлау кирәк. Ел ахырында таможня берлеге реформасы булырга тиеш, Төркия аның әгъзасы булып тора. Оппозициядәге депутатларны һәм журналистларны тоткарлаулардан соң таможня берлеген ничек киңәйтүебезне күз алдына китерә алмыйм", диде Шульц Bild am Sonntag газетына әңгәмәдә.

Европарламент рәисе Төркиядә үлем җәзасын кертү-кертмәү мәсьәләсендә дә Европа Берлеге фикерен җиткерде. "Әгәр Төркия үлем җәзасын кайтарса, Европа Берлегенә керү сөйләшүләренә нокта куелачак", ди Шульц.

2004 елда Төркия Европа Берлегенә кушылу турында сөйләшүләр башлагач, Конституциягә үзгәрешләр кертте, шул исәптән, илдә үлем җәзасы бетерелде. Быел августта хәрби түнтәрелештән соң президент Рәҗәп Эрдоган Конституциягә үлем җәзасын янә кертергә әзер икәнлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG