Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәхетләр уены" сериалын татарчалаштыруда Эльмира Кәлимуллина катнашачак


Эльмира Кәлимуллина "Голос" проектында
Эльмира Кәлимуллина "Голос" проектында

Җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә "Тәхетләр уены" сериалын яңгыратуда катнашырга чакырдылар дип белдерә. Ләкин кайсы роль бирелгәне әлегә әйтелми.

“Тавыш” (“Голос”) проекты финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина “Тәхетләр уены” сериалын татарчага тәрҗемә итүдә катнашачак. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә белдерә.

“Дуслар! Сезгә яңалык хәбәр итәргә ашыгам! Мине бер бик кызыклы проектта катнашырга чакырдылар. Ул “Тәхетләр уены” сериалын яңгырату!” дип яза Кәлимуллина.

"БЕРЕНЧЕ studio"ның рәсми сәхифәсендә дә бу хакта пост бар. Моннан тыш проект авторлары тиздән “Тәхетләр уены” фильмының беренче бүлегенә ике минутлык трейлер чыгачак, дип белдерә.

Популяр сериалның яңа сезонын Казанның “Беренче studio” исемле такым тәрҗемә итәргә җыенуы турында күптән түгел билгеле булды. Авторлар турында моңа кадәр әле артык бернәрсә дә билгеле түгел, алар үзләрен беренче профессиональ дәрәҗәдә татарча фильмнар яңгырату студиясе дип атый.

Тәрҗемә белән өч кеше шөгыльләнә диелә: икесе ГИТИСны, берсе МХАТны тәмамлаган. Беренче серия инде әзер, ләкин аны халыкка кайчан чыгачагы әлегә билгеле түгел, авторлар да моны яшерә.

Дөнья кинематографы әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү азмы-күпме арта. Ләкин бу юнәлештә әлегә һәвәскәрләр генә хәрәкәт итә, һәм андый очраклар күбәя бара. Күптән түгел Вконтакте челтәрендә татар телендә субтитрлар белән Көньяк Кореянең "Коточкыч роман" фильмы барлыкка килде.

Моннан тыш Эльмира Кәлимуллина Тимур Алпатовның 400 млн сумга төшәчәк "Тәхетләр уены" стилендә ясалачак "Алтын Урда" сериалында Зәйнәп ролендә уйнаячак.

XS
SM
MD
LG