Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч низагына бер ел. Төркия туристлары Татарстанга килә башлады


24 ноябрь Русиянең Су-24 хәрби очкычының Төркия чикләрен үтеп чыкканы өчен бәреп төшерелүенә бер ел тулды. Бу вакыйга Татарстандагы төрек ширкәтләренә ничек тәэсир итте? Алар үзләрен ничек саклап калды? Киләчәкне ничек күзаллыйлар? Азатлык бу хакта Казандагы бер төрек эшмәкәре белән әңгәмә корды.

Казанда туризм өлкәсендә эшләүче Хәмди Мәтин Йылмазга 27 яшь. Русия ватандашы булган тормыш иптәше белән бергә KazanTravels.ru туризм ширкәтенең хуҗасы ул. Казанга Төркиядән дүрт ел элек килгән һәм хәзер Казанда яши. Татарстанга Төркиядән, Европадан, Русиянең башка төбәкләреннән туристлар китертә.

Хәмди Мәтин әңгәмәне 2015 елның 24 ноябренә кадәр Төркиядән Казанга килүче туристлар санының ай саен артып баруын, әмма Русиянең хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң Татарстандагы туризм тармагында төрек туристлары өчен проблемнар башлануын әйтте.

– Хәрби очкыч бәреп төшерелгән көнне хәтерлисезме?

– Бу көнне мин Төркиядә идем. 2016 елгы туризм сезонына кагылышлы эш планнарыбызны кора башлаган идек. Телевидение яңалыкларыннан бу турыда карагач бик борчылдык, ниләр булыр инде хәзер дип кайгырдык. Без нәрсә эшли алабыз, бу хәлдән чыгу өчен, ике як арасындагы проблемны чишү өчен нинди юлларны сынап карый алабыз, дип уйладык.

Хәмди Мәтин Йылмаз
Хәмди Мәтин Йылмаз

– Төркиядән Казанга кайтканда һава аланында сезне ничек каршы алдылар?

– Вакыйга булып бер атна узгач мин Казанга кайттым. Һава аланында шул вакытта ук инде ике сәгать тиктомалдан Төркия ватандашларын көттерә башлаганнар иде. Бу безгә бик сәер тоелды. Хатыным Татарстанлы булгач моңа кадәр һава аланыннан кереп чыкканда миңа аеруча җиңел иде.

– Ул вакытларда Русиянең кайбер шәһәрләрендә төрек студентлары, эшмәкәрләре, ватандашларына карата тискәре гамәлләр булуы әйтелде. Сезгә карата Татарстанда мондый караш сизелдеме?

– Русиянең башка шәһәрләрендә бәлкем булгандыр, әмма Казанда миңа карата дусларым, гаиләм, хезмәттәшләрем бик җылы мөгамәлә күрсәтте. Русия телевидениесенең Төркия хакында гел тискәре мәгълүмат җиткереп торуы психологик яктан йогынты ясамый калмады анысы.

– Хәмди, син гаилә тормышыма очкыч вакыйгасы тәэсир итмәде дисең, эшеңә йогынты ясадымы бу вакыйга?

2015 елның 24 ноябрь вакыйгасы төрекләрдә Татарстан белән кызыксынуны юкка чыгарды

– Бу вакыйгадан соң Төркиядәге хезмәттәшләрем белән сөйләштем. Әйткәнемчә, 2016 елына кагылышлы планнарыбыз бар иде. Татарстанга күпләп турист китерергә планлый идек. Татарстанны Төркиядә таныту өчен кайбер телевидение программалары белән сөйләшүләр алып бара идем. Хәтта бер телевидение каналының сәяхәт программасы төркемен Казанга адып килеп бик матур тапшыру эшләдек һәм 2015 елның октябрендә Төркия халкына күрсәттек. Бу тапшыруны карагач безнең ширкәткә бик күп шалтыратулар булды. Әмма 2015нең 24 ноябрендәге вакыйга барлык бу кызыксынуны бетерде, җимереп атты.

– Кызыксыну ничә процентка кимеде?

– Тулысынча дип әйтә алам, нуль процентка калды, ягъни. Бөтен планнарыбыз чәлпәрәмә килде. Һәм бу вакыйгадан соң Төркиядән Татарстанга килергә теләп кызыксынучылардан беренче шалтырату бары тик 2016 елның маенда гына булды.

– Туристлар Татарстанга килергә курыктылар булып чыгамы?

– Үзегез дә беләсез, хәрби очкыч вакыйгасыннан соң Русиягә керү өчен виза алу кирәк булды. Һава аланнарында төрек ватандашларын тиктомалдан берничә сәгать көттерүләр. Туристлар бик сизгер бит алар, төрек туристларында да шушы күзәтелде. Алар бу якларга килүгә караганда Европага китүне өстен күрде.

– Төркия туристлары өчен Татарстанга барырга була икән дигән беренче уңай вакыйга итеп нәрсәне күрсәтергә була?

Истанбул мэрының Казанга килүе Төркия туристларында Татарстанга карата янә кызыксыну уятты

– Истанбул шәһәр мэры Кадир Топбашның быелның маенда Казанга килүе бик яхшы булды. Ул Казанда җыелышка дип килде һәм Казан Сабантуенда да катнашты. Әле ул вакытта проблем дәвам итә иде. Ләкин нәкъ менә шушы сәфәр Төркия туристларында Татарстанга карата тагын кызыксыну барлыкка китерде дип уйлыйм. Чөнки беренче шалтыратулар да шушы сәфәрдән соң башланды.

– Хәмди әфәнде, Сез үзегез туризм ширкәте хуҗасы буларак кризис чорын ничек уздырдыгыз?

– Без бары тик Төркиядән туристлар китерү белән генә чикләнеп калмыйбыз, берүк вакытта Русия төбәкләреннән дә туристларны Казанга китерү белән шөгыльләнә идек һәм бу хәзер дә шулай. Төркиядән туристлар килми башлагач бар көчебезне Русия базарына юнәлттек. Шулай ук башка чит ил базарларын да онытмадык. Һәм барлык болар безнең кризисны уздырып җибәрергә ярдәм итте.

– Русия белән Төркия арасында аралар йомшаргач беренче туристлар кайчан килде?

– Быелның октябрь ахырында Казанга 36 кешелек бер төркемне китердек. Һава аланында бернинди тоткарлыксыз үттеләр. Хәзер шул виза проблемы гына калды Төркиядән Татарстанга турист буларак килүчеләр өчен. Аны алу авыр түгел әмма финанс ягыннан 100-150 доллар тирәсе тора.

– Виза бетерелгән очракта туристлар саны күпмегә артыр?

– 100 процентка артыр дип уйлыйм. Бу Татарстанга гына кагылмаячак әлбәттә, Русиягә килергә теләүчеләрнең саны да артачак.

– Татарстан түрәләре һәр ел фәлән кадәр күбрәк турист килде дип белдерә. Әгәр алга таба Төркия генә түгел, башка илләрдән дә туристлар күпләп килә башласа Татарстан бу туристларны тиешенчә кабул итеп җиткерә алачакмы, сезнеңчә?

Татарстанда иң элек туризмның нигезен ныгытырга кирәк

– Мин Төркиядә дә бу эшне белән шөгыльләнгән кеше буларак әйтә алам, Татарстанда иң элек туризмның нигезен ныгытырга кирәк.

– Мисал өчен?

– Әйтик Казанда кунакханәләр саны күп, әмма туризм сезоны дип әйтелгән айларда кунакханәләрдә урын табу җиңел түгел. 2015тә Татарстанга килгән турист саны ике миллионнан артык иде, 2017 һәм 2018ләрдә бу сан күпкә артыр дип уйлыйм.

– Татарстанда эшләүче туризм ширкәте буларак киләчәкне ничек күрәсез?

– Хәзерге вакытта алга китеш бара. 2017дә Казанда Конфедерация кубогы ярышлары үтәчәк. Әлегә Төркиядән бу футбол тамашасын карарга килергә теләүче төркемнәр күренми. Фаразлавымча, 2017 елның гыйнвар-февраль айларын көтәләр. Чөнки 2017 елның башында Русиягә керү өчен Төркия ватандашларына виза бетерелергә мөмкин дигән сүзләр йөри. Без дә туризм вәкилләре буларак моның бик файдалы булачагына өмет итәбез, дип белдерде Казанда KazanTravels.ru ширкәте хуҗасы Хәмди Мәтин Йылмаз.

* * *

Шуны да әйтергә кирәк, быелның 28 октябрендә Казанда Төркиянең Республика көне уңаеннан оештырылган кичке аш мәҗлесендә баш консул Турхан Дилмач "Узган ел Төркия-Русия мөнәсәбәтләрендә һәм бу кысаларда Төркия-Татарстан хезмәттәшлеге өчен вакыт югалту елы булды. Бу кризис вакытында Төркия белән Татарстан арасындагы туганлык җепләре зыян күрмәде һәм хезмәттәшлегебезнең нигезе сакланып калды. Без киләсе елларда барлык өлкәдә элемтәләребезне үстерергә телибез", дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG