Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә чыккан янгынны сүндерүдә бик күп илләр катнаша


Хайфа шәһәреннән халыкны эвакуациялиләр
Хайфа шәһәреннән халыкны эвакуациялиләр

Фәләстин автономиясендә йөздән артык янгын учагы бар. Янгында кешеләр, торак йортлар, җәмәгать транспорты зыян күрә.

Израилдә чыккан янгынны сүндерер өчен Кыпрыс, Британия, Русия һәм башка илләрдән очкычлар килгән. Җомгага каршы төндә Израилдәге янгынны сүндерергә Фәләстин автономиясенә караган сигез бригада кушыла. Аларның дүртесе Хайфа һәм Назарет төбәкләренә, дүртесе Иерусалимга җибәрелгән.

Атнакич Фәләстин автономиясендә йөздән артык янгын учагы барлыкка килүе турында хәбәр иттеләр.

Хайфада чыккан көчле янгын торак йортларга, җәмәгать биналарына, җәмәгать транспортына зыян салган. Йөздән артык кеше зыян күргән, аларның 20се хастаханәләргә салынган. 75 мең кеше эвакуацияләнгән. Йортларында калган ике мең гаиләдә җомга иртәсендә электр энергиясе булмаган.

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә гарәп телендә "Янучы Изариль" дигән һэштег белән ил җирлегендәге урманнарны яндырырга чакырулар таралды. Фәләстин хөкүмәте әлеге чакыруларны хөкем итеп чыгыш ясады. Гыйззә һәм Катарда Хамас җитәкчеләре, киресенчә, янгынлы террорны хуплыйлар дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG