Белленның көндәше - мигрантларга һәм мөселманнарга каршы сәясәт алып барган үтә уңчы Иреклек партиясе намзәте 45 яшьлек Норберт Һоферга сайлаучыларның 48,3 проценты тавыш биргән.
Ноберт Һофер үзенең җиңелүен танып, үз сайлаучыларын яңа президентка теләктәшлек белдерергә чакыра.
Австриядә үтә уңчылар "җиңелде, ләкин җиңүгә якынлаштылар" диләр. Сораштырулар күрсәткәнчә, әгәр бүген гомум сайлау булса, Иреклек фиркасе өченче урынга менәр иде.
Австрия президентын сайлау быел өченче тапкыр узды. Икенче туры май аенда үткәрелеп, Александр Ван дер Беллен җиңүе белән тәмамланган иде. Ләкин почта аша җибәрелгән бюллетеньнәр белән проблем чыгу аркасында Конституция мәхкәмәсе сайлау нәтиҗәләрен кире какты һәм яңа сайлау көне билгеләде.
Александр Ван дер Белленда әтисе ягыннан урыс тамырлары бар. Заманында аның ата-бабалары Нидерландтан Русиягә күчеп килгән һәм XVII гасырдан бирле Псков губернасында яшәгәннәр. Октябрь инкыйлабыннан соң гаиләсе Русиядән Германиягә чыгып качкан һәм соңнан Австриядә төпләнгән. Александр Ван дер Беллен 1944 елда Венада туган.
Австриядә президент вазифалары нигездә илне вәкиллек итү белән чикләнә, шулай да аның хөкүмәт һәм парламентны тарату вәкаләте бар.