Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Кытай Сүриядә тынычлык урнаштыру турындагы резолюциягә вето салды


БМО Иминлек шурасы утырышы
БМО Иминлек шурасы утырышы

Русия Сүрия проблемына карата тавыш бирүдә вето салу хокукын алтынчы тапкыр кулланды.

Русия һәм Кытай 5 декабрьдә Хәлеб шәһәрендә җиде көнлек тынычлык урнаштыру турындагы БМОның Иминлек шурасы резолюциясенә вето салды.

Русия вәкиле белдерүенчә, мондый тәнәфес Асад режимына каршы торучыларга үз көчләрен башка җирләргә күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Сүриядә 2011 елда бәрелешләр башланганнан бирле Русия БМОның Иминлек шурасы резолюциясенә алтынчы тапкыр вето сала. Кытай өчен бу бишенче очрак.

Яңа Зеландия, Мисыр, Испания төзегән резолюциягә Венесуэла да каршы тавыш бирде, Ангола тавыш бирүдән тыелып калды. БМО Иминлек шурасының 11 әгъзасы, шул исәптән Британия, АКШ, Украина һәм Франция тынычлык өчен тавыш бирде.

Моңа кадәр Хәлебтә вакытлыча урнаштырылган “һуманитар тәнәфес” вакытларында шәһәр халкына медицина кирәк-яраклары, ашамлыклар кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG