Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:47

РИА Рейтинг Европа дәүләтләре арасында гаиләләрнең чыгымнарында азык-төлек өлешен күрсәтүче рейтинг төзегән. Русия исемлектә 32нче урында.

РИА Рейтинг мәгълүматларына караганда, русиялеләр айлык керемнәренең 32 процентын ашауга тота. Әлеге агентлык төзегән азык-төлеккә киткән чыгымнар өлешен күрсәтүче рейтингта Русия 40 Европа иле арасында 32нче урында.

Чагыштыру өчен, 2012 елда ризык өчен чыгымнар 30,3 процент (рейтингта 29нчы урында), 2013 елда – 27,7 процент (28нче урында) тәшкил иткән булган.

Люксембургта халык керемнәренең нибары 8,6 процентын, Нидерландта – 10 процентын, Германиядә 12 процентын ашауга тота. Исемлектә Русия белән бер тирәдә Литва һәм Болгарстан, ярлы Балкан илләре һәм кайбер элекке совет республикалары тора. Рейтингны Украина яба, биредә халык ризык өчен керемнәренең 54 процентын тота диелә.

"Прайм" язуынча, Русиянең мондый түбән дәрәҗәсе кризис чорында керемнәрнең кимүе һәм азык-төлек бәяләренең артуы белән аңлатыла.

XS
SM
MD
LG