Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьеры: Русия белән исәп-хисапларны үз валюталарыбызда алып баруга әзерләнә башладык


Бинали Йылдырым һәм Дмитрий Медведев, 6 декабрь, 2016 ел
Бинали Йылдырым һәм Дмитрий Медведев, 6 декабрь, 2016 ел

Русия дә, Төркия үзара сәүдәдә исәп-хисапларны үзебезнең валюталарда алып бару яклы ди Төркия премьер-министры.

Русиягә эш сәфәре белән килгән Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым Русия һәм Төркиянең Үзәк банклары икеяклы сәүдәдә исәп-хисапларны үз акча берәмлекләрендә алып бару максатында эш башлады дип белдерде. Бу хакта ул РИА Новостига биргән интервьюда әйткән.

"Үзәк банклар моны тормышка ашыруның мөмкинлекләрен барлый башлады, берничә техник мәсьәләне чишәргә кирәк. Ләкин барыбыз да – Төркия дә, Русия дә – әлеге сорауга уңай карый", дигән Йылдырым.

2 декабрьдә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русиягә сәүдә өлкәсендәге исәп-хисапларны әлеге ике дәүләтнең үз валюталарында алып баруны тәкъдим итте һәм төрекләрне башка валютадагы акчаларын алтынга яки төрек лирасына күчерергә чакырды. Аның сүзләренчә, чит ил валютасы – басым ясауның бер ысулы.

Йылдырым Русиягә рәсми сәфәре кысаларында чәршәмбе Казанга килде. Ул Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле җыенында катнаша.

Моннан тыш Йылдырымның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүе, Төркия делегациясенең Татарстан җитәкчелеге белән очрашуы да каралган.

XS
SM
MD
LG