Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 01:52

"Хакимият җырчы итәген тикшергәнче, авылларны карасын!"


"Татар җыры"нда фонограммага җырлаучылар юк, дип белдерде бүгенге матбугат очрашуында "Барс-медиа" ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәев. Ул Рөстәм Миңнехановның тәнкыйтенә колак салабыз дисә, Фирдүс Тямаев хакимият җырчыларның итәк озынлыгын тикшергәнче авылларга ничек ярдәм итәргә була дип уйлансын иде дип белдерде.

“Татар җыры” быел унҗиденче тапкыр узачак. Оештыручылар саннарга ишарә ясап, быелгы тамашаны тылсымлы дип бәяләде. 17нче тапкыр уздырыла торган "Татар җыры" 17 декабрьдә 17.00дә башланачак дип кызыктырырга тырышты. Тамашага билетлар гадәттәгечә юк. Иң арзан билетның бәясе – 4 мең сум. Иң кыйммәте – 8 мең 900 сум. Илдә икътисады кризис булуга карамастан, бәяләрне үзгәртмәскә тырыштык, диде “Татар радиосы” мөдире Динә Гәрәева.

“Бәяләр бөтен тармакта да үсте, әмма без билет бәяләрен арттырмаска дигән карарга килдек, узган елны да шул ук бәя иде, быел да. Казанда югары дәрәҗәдә уздыра торган концерт мәйданнары күп дип мактана алмыйбыз. Күп тамашачыны сыйдырышлы зал булса, бәяләрне киметеп булыр иде. Мәскәүдә уза торган “Татар җыры”на билетларның бәясе 1 мең сумнан башлап 5 мең сумга кадәр. Анда тамашачылар залы күпкә зуррак”, дип аңлатты ул.

12 миллионлык тамаша. Дәүләт акчасы юк.

Матбугат конференциясендә катнашкан җырчы Хәния Фәрхи татар тамашачысының калын кесәле, куәтле булуына ышана һәм 8 мең 900 сумлык билетларны күпчелектә сатып алырга мөмкинлек бар дип исәпли. “Мондый тамаша өчен билетлар арзан була алмый. Күпме чыгым бит ул! Югары дәрәҗәдәге тамашаны халык көтеп ала. Теләгән кеше килә “Татар җыры”на, килә алмаганы "TMTV" каналы аша карый”, дип сөйләде ул. Сүз уңаеннан, интернет, кабель аша "Татар җыры"н караучылар саны 1,5 миллионга кадәр җиткән.

Тамашаның бюджеты – 12 млн сум. Монда барлык ут, тавыш кую, сәхнәне бизәү, режиссура, сценарий язулар, залны арендага алу, алтын барс сыннарын ясату, артистларны баштан аяк киендерү һәм башкалары керә. Оештыручылар бу – шәхси акчалар, дәүләт бюджетыннан бер тиен дә акча юк, барысы да үз көчебез белән эшләнә дип аңлатты.

"Үзгәреш җиле" максаты бер, безнеке башка"

Билгеле, матбугат очрашуында “Татар җыры”н быел зур шау-шу тудырган “Үзгәреш җиле” татар эстрадасы концерты белән чагыштырып, бәя бирү турында сораулар күп булды. Азатлык Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрада җырчылары турында ни җырлаганнарын аңламыйлар, сәхнәгә ни киенеп чыкканнары аңлашылмый дип тәнкыйтьләп сөйләвен искә төшереп, “Барс-медиа” бу тәнкыйтькә колак салачакмы, “Татар җыры” үзгәрәчәкме, дип сорады.

Камил Гәрәев тәнкыйть тә, чагыштырулар да, мактау да кирәк, диде.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

"Яңа фестивальләр барлыкка килә икән, шатланабыз гына. Көндәшлек – алга бару өчен менә дигән мөмкинлек. Рөстәм Миңнехановның бу тармакка игътибарлы булы өчен рәхмәтлемен. Тамаша, концерт, акция бер тапкыр була ала, әмма эш системлы, дәвамлы булырга тиеш.

Татарстан үсештә, алгарышта, моның өчен сөенәбез. Безнең республика – Русиядәге төбәкләр арасында үрнәклеләрнең берсе. Бу безнең тармакка да уңай йогынты ясый. Кешеләрнең акчасы бар икән, концертларга да шатланып, күбрәк йөри. Эстрада – массалы мәдәният, ул да татарны таныта ала. Миңнеханов татар җыры аша да урыс телле, чит телле аудиториягә танылырга кирәк дип саный, дип аңладым. Без исә татар телле аудитория өчен эшлибез. 17 ел элек эшне башлаганда татар теле үсешенә без дә үз өлешебезне кертергә тырыштык. Дөрес, тапкан акчага ак яхта да алып була, диңгез ярында матур виллалар да сатып алырга мөмкин. Тик бу күңелне юатмый, без татарга файдалы эш булсын дип эшне башладык һәм шуның белән горурланабыз. Татар теле үсешенә өлешебез керә икән, үзебезне бәхетлерәк тоябыз.

Дөнья бик тиз үзгәрә. Фонограмманы тыеп була, без үзебез дә аңа каршы. Тагын да игътибарлырак булырга тиешбез. Әмма без – хосусый шикрәт, дәүләт оешмасы түгел", дип җавап бирде Азатлык соравына Камил Гәрәев.

Хәния Фәрхи, Камил Гәрәев
Хәния Фәрхи, Камил Гәрәев

Камил Гәрәев Татар җыры"нда барысы да үз тавышы белән җырлый диде. "Үзен ихтирам иткән җырчы фонограммага җырламый. Җыр күңелдән чыга. Әмма радио, телевидение дә бар бит. "Роллинг Стоунз" 70 меңлек мәйданда концерт куйганда аппаратура белән эшли бит", диде ул.

"Ярымшәрә җырчылучылар юк. Ничек инде! Ә Ландыш?"

Рөстәм Миңнехановның эстрада җырчыларының сәхнәгә ниләр киеп чыкканары аңлашылмый дигән сүзләрен искә төшереп, журналистлар "Быел ничек киендерәсез?" дигән сорау да бирде. Салават Фәтхетдиновның да "Татар җыры"нда җырчылар чишенеп бетте дигәненә Камил Гәрәев: "Мин чишендермәдем" дип көлдерде. “Бездә шәрә, ярымшәрә чыгыш ясаучылар бервакытта да булмады”, диде оештыручылар. “Ә Ландыш Нигъмәтҗанова?” дип искә төшерде журналистлар. Әмма оештыручылар аның ярымшәрә чыгыш ясый дигән фикер белән килешмәделәр.

Сүз уңаеннан, иң кыйммәтле сәхнә киеме (монда визажист белән чәчтараш хезмәте дә керә) – 400 мең сум. Әмма 400 меңлек киемдә кем сәхнәдә чыгыш ясаячагын әйтмәделәр. Бу җырдан игътибарны читкә юнәлтер дип куркабыз, диде быелгы фестивальдә җырчыларның кыяфәте өчен җавап тоткан дизайнер Алинә Бәдретдинова. Аның каравы, каләм ияләре “барыбер берсе дә җыр тыңламый, ә кием тикшерә”, дип бераз шаяртып алдылар. Иң арзанлы кием 50 мең сумга төшә, анысы да кемгә туры килгәне билгесез калды.

"Авылларда клубларда эшләрлек кеше юк"

Фирдүс Тямаев җырчыларга бәйләнүләрне ошатмады. Бераз кызып китеп ул үз хезмәттәшләрен яклады, хакимиятнең җырчыларның итәк озынлыгын тикшерүдән башка эше юкмыни дип гаҗәпләнеп сөйләде.

Фирдүс Тямаев (у)
Фирдүс Тямаев (у)

"Җырчыга бәяне халык бирә. Ошатса, ул аның концертына килә, яратмаса, китереп кара син аны! Хакимият ни өчен татар эстрадасын тикшерә соң ул? Карасын әнә авылларны! Ярдәм кулы сузмаслармы дип тилмерәләр. Клублары булмаган күпме авыл бар, булган клубларда эшләрлек кеше юк. Методистлар юк, директор бәйрәм дә оештыра, идәнен дә юа, 8 март концертында да баян тартып катнаша. Бу эшме инде?

Аннары журналистлар да "Татар җыры"ннан соң җырчыларны фермадагы сыер савымчылары белән чагыштырып мыскыл итәләр. Начарлык күрәсең икән, ник язарга? Кил янына, шалтырат, матур гына итеп аңлат. Юк! Гел ямьсезләп язалар", дип ачынып сөйләде Фирдүс Тямаев.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG