Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсе белән Әлмәт, Бөгелмә районнары мәктәпләре килешүләр төзеде


Архив фотосы
Архив фотосы

Оренбурда узган Татар мәгарифе көннәре кысаларында Оренбур өлкәсе һәм Татарстанның Әлмәт белән Бөгелмә районнары татар мәктәпләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева белдерүенчә, Оренбур өлкәсе һәм Татарстанның Әлмәт белән Бөгелмә районнары татар мәктәпләре арасында хезмәттәшлек килешүе нигезендә тыгыз эшчәнлек алып барылачак. Татар мәгарифе көннәре кысаларында Русиянең 35 субъектының мәгариф министрлыклары белән шундый килешүләр төзелә, ди Исмәгыйлова. Азатлыкка проблемнар турында сөйләгәндә, Исмәгыйлова дәреслекләр җитмәүне генә атап узды.

Оренбур өлкәсе белән Әлмәт, Бөгелмә районнары мәктәпләре килешүләр төзеде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

6-8 декабрь Оренбур өлкәсендә узган Татар мәгарифе көннәренә Татарстан мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре, тәҗрибәле укытучылар, мәктәп директорлары, танылган язучылар һәм журналистлар килде.

Татарстаннар Оренбурның 38нче, Сакмар районының Татар Каргалы авылы һәм Үрге Чебенле, Шарлык районы Мостафа авылы мәктпәләренә татар теле укытучылары өчен остаханәләр, ачык дәресләр уздырды. Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә дә очрашу оештырылды.

Оренбур өлкәсендә 152 меңләп татар яши. Ул өлкә халкының 7 процентын тәшкил итә. 60лап татар авылы бар, шуларның 30ында татар теле фән буларак укытыла.

Оптимизация сылтавы белән мәктәпләрне ябу проблемы Оренбурны да читләтеп узмады. Ике ел эчендә Абдулино районында 5 мәктәп ябылды. Шуларның өчесе татар авылларында. Сәбәбе – балалар саны җитмәү, дип белдерелде.

Узган уку елында Красногвардейски районы Ибрай авылы мәктәбе башлангычка калды. Укучылар күрше Преображенка авылына барып укый.

Абдрахман авылы балалары күрше Николькино авылына йөреп укый. Ике авыл арасы өч километр. Бу мәктәптә барлыгы дүрт авылдан 73 бала белем ала. Шуларның 24е Абдрахман авылыннан.

Красногвардейски районы Преображенка мәктәбендә 3 авылдан 61 укучы бар. Аларның 28е Ибрайдан.

30 ноябрь Пенза шәһәренең Лермонтов исемендәге китапханәсендә өлкә күләмендә татар мәгарифе көне узган иде.

Пенза өлкәсе татар мөхтарияте рәисе Бәкәр Акъегет Азатлыкка, Татарстан мәгариф мининстры Энгел Фәттаховның үзенең килүен көтәбез, алдыбызда проблемнар бик күп, дип белдерде. Дәреслекләр җитмәү, татар теле укытучылары булмау, татар авылларындагы мәктәпләрдә татар теле укытылмау Пенза татарлары өчен дә проблем булып тора.

XS
SM
MD
LG