Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:29

8 декабрь Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә "Башкиры" ("Башкортлар") дигән фәнни китап тәкъдим ителде. "Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясендә чыккан бу китапны тәкъдим итү чарасын Миклуха-Маклай исемендәге этнология һәм антрополия институты белән бергә Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллеге оештырды.

"Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясе кысаларында әзерләнгән бу фәнни хезмәт "Наука" ("Фән") нәшриятының әле 1950 елда ук басыла башлаган “Совет берлеге халыклары” дип аталган проектының дәвамы булып тора. Илдәге үзгәрешләрдән соң 1992 елдан бу серия “Халыклар һәм мәдәниятләр” дигән исем белән халыкара басма буларак дәвам итә.

Бүгенге көндә бу нәшриятта төрле халыкларга багышланган 30дан артык шундый монография дөнья күргән. Бу басмаларның җаваплы мөхәррире - Русиядә күпмилләтлелекне онытырга чакырган галим, Русия фәннәр академиясе академигы Валерий Тишков.

"Башкортлар" дигән бу басма октябрь аенда Уфада тәкъдим ителгән иде. Хәзер шундый чара Мәскәүдә узды.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Чарада Башкортстанның тел һәм әдәбият институты мөдире Айбулат Псәнчин, фәннәр кандидаты Фәния Шәкүрова, Башкортстаннан Русиянең Дәүләт думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, галимнәр, китапны чыгарган "Наука" нәшрияты белгечләре, китапны чыгаруда күп көч куйган, берничә ел дәвамында бу китапны әзерләүдә катнашкан Миклуха Маклай исемендәге институтның бүлек мөдире, “Халыклар һәм мәдәниятләр” сериясенең җаваплы сәркатибе, фәннәр докторы Елена Данилко, Мәскәүдәге Башкортстан җәмагатьчелеге катнашты.

Елена Данилко - башкортлар турындагы бу китапны эшли башлаган галим, академик, 2005 елда вафат булган Раил Кузеев укучысы һәм ул укытучысының эшен дәвам итеп бу китап басылуны зур казаныш дип санаганын әйтте. Елена Данилко "минем әнием татар кешесе – Гөлнур Нагаева", диде һәм үзе дә татарча бик яхшы сөйләде.

Елена Данилко
Елена Данилко

– Минем исемем дә, фамилиям дә башкортка охшамаган булса да, үзем Башкортстаннан, Башкорт дәүләт университетын тәмамладым, Раил Кузеевның укучысы. Ул – исеме дөньякүләм билгеле булган танылган галим, башкорт халкы турындагы тарихи эзләмәләр, башкортларның этногенезы белән шөгыльләнде.

​Бу китапны Раил Кузеев эшли башлаган иде. Кызганычка, ул авырып китте, 2005 елда вафат булды. Бу эшне Мәскәүгә этнология һәм антропология институына эшкә килгәч үзем дәвам итәргә уйладым. Аны миңа тапшырдылар. Бу бик авыр, җитди һәм катлаулы эш булды минем өчен. Укытучыңның эшен дәвам итү зур җаваплылык өстәде. Бу томга төрле авторларның язмалары керүе эшемне бераз җиңеләйтте дип әйтергә була. Китапка 40тан артык авторның хезмәте керде. Мин аларның барысы белән дә күрешеп таныштым.

– Бу китапны эшләү ничә елга сузылды?

– Биш елдан артыкка сузылды. Раил Кузеев вафатыннан соң ул җыйган хезмәтләрне барлый башладым. Алар әле барысы да басма өчен әзер түгел иде. Аннан соң бу эшләр белән шөгыльләнгән тагы берничә галим үлеп китте - Янгузин, Йосыпов. Бу проблемнар бик катлаулы иде. Беренчедән, китап өчен элегрәк язылган эшләрне редакцияләү кирәк булды. Аларның кайберләре инде искергән, кайберләренә өстәмәләр, яңа тикшерү нәтиҗәләрен кертергә, яңа барлыкка килгән рәсемнәрне урнаштырырга кирәк иде. Бу китапны чыгаруда билгеле этнографлар белән беррәттән яшь галимнәр дә эшләде.

– Иллюстрацияләр бик кызыклы, тарихи фотолар да күп. Кайдан таптыгыз аларны?

– Дөресен әйткәндә, мин алар белән аерым горурланам. Безгә кадәр чыккан сериядә бу тикле фоторәсемнәр кергән бер генә китап та юктыр дип беләм. Безнең монда 500дән артык фоторәсем керде. Алар Рус этнография музее, танылган тикшерүче Руденко фондыннан, моңарчы беркайда да басылып чыкмаган коллекциядән алынды, Петербурның кунсткамера музеенда сакланган фоторәсемнәр дә керде басмага. Алар безгә ул коллекцияләрне бернинди шартсыз кулланырга рөхсәт иттеләр.

Раил Кузеев
Раил Кузеев

Аннан башка китапка уникаль фотолар да керде. Свердловскидагы бер фотограф архивыннан да безне кызыксындырган фотолар табылды. Кайбер фотоларны АКШ Конгрессы китапханәсе аша да таптык. Беркайда да басылмаган гравюралар да табылды. Әлбәттә без тарихи фотолар белән генә чикләнмәдек. Анда бүгенге көн башкортлар тормышы турындагы фоторәсемнәр дә бар. Шундый бер гаҗәеп нәрсә. Безнең бу эштә Австриядән Вена университеты антропологы Елизабет Эфнер да катнашты. Ул ике ел буе башкорт авылында яшәгән. Зиляер районында. Һәм гореф-гадәтләр, төрле милли-дини бәйрәмнәр, йолаларвакытында фотога төшергән. Алар бик яхшы профессионал дәрәҗәдә эшләнгән фоторәсемнәр булып чыкты. Аларны да китапка керттек.

– Димәк, башкортлар турында язмалар, фотолар АКШ конгрессы китапханәсендә дә, Петербурның данлыклы кунсткамера музеенда да бар. Бүгенге көндә чит ил антропологлары да башкортлар белән кызыксына икән. Мондый табышлар сезнең эшне җиңеләйткәндер?

– Башкортларны өйрәнү, тикшерү башкортларның үзләренә генә кызыктыр дип уйлаган идек. Эш дәверендә кызык нәрсәләр ачыкланды. Без Вена университетыннан килгән галимәгә Елизабет Эфнерга шаккаттык. Хәзерге көндә шәһәрдә яшәгән, хәтта Башкортстанның үз кешесе дә бернинди уңайлыкларсыз ике ел буе авылда түзеп яшәр идеме икән? Безнең халык вәкиле булмаган, аны белмәгән Европа кешесе өчен җиңел нәрсә булмагандыр дип уйлыйм. Телне дә белми иде, авылда яшәү вакытында башкорт телен дә өйрәнгән. Ул анда дуслар тапкан, диссертациясен дә язган, ул аны Венада яклаячак. Шул ике ел эчендә бик күп кенә фоторәсемнәр ясаган. Ул башкорт мәдәниятенә гашыйк булган кеше. Хәзер инде еш кына килеп китеп йөри Башкортстанга.

"Ак тирмә" фольклор төркеме чыгыш ясый
"Ак тирмә" фольклор төркеме чыгыш ясый

– Маҗарлар үзләрен башкортлардан чыккан дип санаганнарын ишеткән бар. Хәтта башкорт телен өйрәнгән берничә маҗар галиме килгән дә иде Уфага. Бу хакта китапта нинди дә булса аңлатма бармы?

– Маҗарлар этногезына багышланган бер бүлек бар бу китапта. Анда аңлатмалар да бирелгән. Шулай ук болгарларга багышланган өлеш тә бар. Маҗар, болгар, башкортларның үзара мөнәсәбәтләре, үзенчәлекләре, бәйләнешләре турында да мәгълүматлар бар. Алар башкорт этногенезында җитди эз калдырганнар. Бу хакта Раил Кузеев язмаларында ачык әйтелгән.

Бүген Башкортстан вәкиллеге ярдәмендә бу “Башкортлар” томы тәкъдим ителүгә мин бик шат. Аларга рәхмәтләребезне белдерәбез. Уфада бу китап тәкъдим ителде инде. Мәскәүдә дә бу китап белән кызыксынучылар күп, диде Елена ханым.

"Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясендә татарларга багышланган "Татары" дип аталган китап 2001 елда ук басылып чыккан. Ул русларга, беларусларга, украиннарга, Идел буе халыкларына багышланып чыккан китаплардан соң бишенче, ә инде төрки халыкларга багышланган китаплардан беренчесе санала. Бу сериядә төрки халыкларга багышланган барлыгы 9 басма дөнья күргән. Анда татар, башкортлардан тыш бурят, Кырымдагы төрки халыклар - караим, кырымтатарлар, кырымчаклар турында аерым том, себернең төрки халыклары, карачай, балкарлар һәм башка төрки халыклар турында язылганнары да бар.

Очрашуда бик күп галимнәр китапның әһәмияте турында сөйләделәр. "Ак тирмә" фольклор төркеме дә чыгыш ясады.

Башкортстанның тел һәм әдәбият институты мөдире Айбулат Псәнчин үзенең чыгышында: “Бу гаҗәеп, уникаль басма. Мин бу эшләр белән 1999 елда гына шөгыльләнә башладым. Ул вакытта Раил Кузеев мөдир, мин җаваплы сәркатип идем. Бу китапны чыгару идеясе шул вакытта барлыкка килгән иде. Ләкин төрле сәбәпләрдән ул эш озакка сузылды.

Айбулат Псәнчин
Айбулат Псәнчин

Раил Кузеев вафатыннан соң бу китап өстендәге эш туктатылды. Аның укучысы Елена ханымга зур рәхмәт. Авторларга җиңел ул, без яздык та юлладык. Шуның белән эш бетте безнең өчен. Ә инде китапны чыгаруда җаваплы булган кешегә эшнең иң авыр ягы төште. “Наука” нәшрияты күп көч салган. Һәр язманы эшкәртеп, гади укучы өчен дә кызыклы китап итеп чыгарган. Бу галимнәргә генә түгел, гади укучыга да барып җитә торган аңлаешлы тел белән язылган фәнни хезмәт", диде ул.

Китапны чыгаруда матди ярдәмне Башкортстан хөкүмәте, “Башкортлар корылтае” күрсәткән. Башта бары тик 300 данә генә планлаштырылган булса, корылтай ярдәме белән 4000 данә китап басылу мөмкин булды ди "Башкортлар" томын чыгаручылар.

Очрашуга бу сериянең җаваплы мөхәррире академик Валерий Тишков килер дип көтелсә дә, ул килеп җитә алмады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG