Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:08

Декабрь ае татар милли тормышына багышланган зур чаралар белән башланды. ТИҮ һәм милли мәдәни автономия бергә берничә зур чара оештырды. Чаралар “Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәте: тарихы һәм бүгенге заман” дип исемләнгән конференция белән башланды.

Удмуртиядә гомер итүче татарлар тарихына багышланган конференцияне тарих укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Гөлфидә Мәрдәнова күп еллар элек башлап җибәргән иде. Ул вакытта мәктәп укучылары гаилә шәҗәрәсен, авыл тарихын ачыклауга багышланган эзләнү эшләрен, башка темаларга язмаларын жюри хөкеменә тәкъдим иткән иде. Хәзер Удмуртия ТИҮ үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан игълан ителгән конференциядә галимнәр, көллият студентлары, мәктәп укучылары эзләнү-тикшеренү эшләрен юллаган.

Әлеге конференцияне оештыручы педагогика фәннәре кандидаты Гөлфидә Мәрдәнова: “ТИҮ һәм “Яңарыш” газетасының 25 еллыгы уңаеннан игълан ителгән конференция татарлар тарихына багышланды. Удмуртия җирлегендә яшәп иҗат итүче татарларның үзләренең тарихы бар. Бу эшкә бүген ТИҮ белән Удмурт дәүләт университеты, Ижау авыл хуҗалыгы академиясенән галимнәрне, мәктәп, педагогика көллиятеннән укучыларны җәлеп иттек. Барлык эшләр дә әһәмияткә ия. Аларның һәр эшендә бик нык кызыклы элементлар бар”, дип бәяләде конференциягә җибәрелгән эшләрне.

Рузилә Шәйдуллина чыгыш ясый
Рузилә Шәйдуллина чыгыш ясый

Темалар төрле. Удмуртиядә яшәүче татар милли хәрәкәте тарихын, татарларның тормышын чагылдырган, танылган шәхесләргә багышланган эшләр һәм башка темаларга чыгышлар кызыклы булды. Профессор Илдус Фатыйхов сүзләренчә, безнең милләт вәкилләре нәрсә эшләгән, гади кешеме ул, авыл хуҗалыгында, заводтамы, шулай ук фән өлкәсендә күп татарлар - алар тарихка кереп калырга тиеш. Аларны онытырга ярамый.

Ижау шәһәре педагогика көллиятеннән студентлар эчтәлекле эшләр әзерләгән. Көллияттә татар клубы эшли, шушы клубка йөрүче студентлар програмдагы фәннәрдән тыш татар теле, мәдәнияте белән дә кызыксына, үз милләтенә кагылган темалар буенча эзләнү-тикшеренү эшләре алып баралар. Быелның җәендә бер төркем укучылар республиканың Алнаш төбәгендә булып, андагы авыллардагы татарлар тормышын өйрәнгән. Гөлнирә Хәбибуллинаның эше шушы экспедициядән алып кайткан материалларга нигезләнеп язылган. Авылларда телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне яңарту юнәлешендә эшлиләр дигән нәтиҗә ясады Гөлнирә.

Филисә Шаһбаева Ижау шәһәренең 65нче мәктәбендә татар телен укыта. Көллияттәге татар клубына йөрүе балаларның сөйләм телен үстерүдә ярдәм итә.

Рузилә Шәйдуллина Казан университетында тарих факультетында белем алган. Аның диплом эше Удмуртия татарларына багышланган булган. Шул эшен дәвам итеп ул тагын тикшеренү-эзләнү эшләрен алып бара.

Вокал остаханәсендә
Вокал остаханәсендә

Конференциядә Удмурт дәүләт университетыннан фәлсәфә фәне галиме Илдар Латыйпов чыгышы социаль челтәрләргә, алырның уңай һәм кире якларына багышланган иде. Интернетта кайбер сайтларда милли темаларга кагылышлы аралашу бара. Шул ук вакытта әле чыныгып җитмәгән яшьләрне төрле темаларга, аеруча милли хисләренә кагылган бәхәскә тарту да соңгы елларда киң таралыш алган. Аларны трольләр дип атыйлар дип аңлатты чыгыш ясаучы. Алар яхшылыкка өндәүчеләр кебек, ә чынбарлыкта егет-кызларны бер-берсе белән бәхәскә кертә, ызгыштыра - андый сайтлардан читтә торырга кирәклегенә басым ясады Илдар Латыйпов. Шул ук вакытта Удмуртиядә яшәүчеләр әлегә андый “кармакка” сирәк эләгә дигән нәтиҗә ясады ул.

Удмуртия ТИҮ рәисе Илсур Миңнемуллин конференциядә ясалган чыгышларны җыентык итеп бастырырга ышандырды. Удмуртия татарлары тарихына багышланган шундый конференцияләр киләчәктә дә оештырылачак. Киләсесе 2018 елга планлаштырыла.

“Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәте: тарихы һәм бүгенгесе” дип исемләнгән конференцияне икенче тема дәвам итте. Ул җирле милли мәгълүмат чараларында һәм матбугатта милли оешмаларның эшчәнлеген яктыртуга багышланды. Конференциянең бу өлешен милли-мәдәни автономия оештырды.

Калфак тегәргә өйрәнәләр
Калфак тегәргә өйрәнәләр

Милли матбугат, мәгълүмат чараларын Удмуртия татар иҗтимагый үзәге булдырды. “Яңарыш” газетасы нәшер ителүе, ике - федераль һәм җирле каналларда һәм берничә районда теле- һәм радиотапшырулар атна саен эфирга чыгуы ТИҮң иң зур казанышы. Бүген Русиянең бер генә төбәгендә дә шушы күләмдә татар телендә мәгълүмат чаралары юк. Милли телдәге телевидение һәм радио тапшыруларының, газетаның төп бурычы – республикада яшәүче татарларның тормышын яктырту, вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерү, милли җанлы шәхесләр белән таныштыру. Әлбәттә, чыгыш ясаучылар – “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова, Можга шәһәр радиосында тапшырулар алып баручы Нурсилә Фәйзуллина һәм башкалар бу тармактагы проблемнарны күтәреп чыкты. Бергәләп аларны чишү юлларына да кагылдылар. Бүгенге тапшыруларда төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең көнкүреше, андагы вакыйлар сирәк яктыртыла. Моның сәбәбе – ял көннәре булуда, ә районнарда чаралар шимбә-якшәмбедә уза, бару чикләнгән.

Нәсимә апа Төхвәтуллина калфак тегә
Нәсимә апа Төхвәтуллина калфак тегә

“Төбәкләр белән ныклы элемтә булдыру темасына сөйләшү бер көн алдан, Казаннан килгән бер төркем журналистлар белән аралашуда да чагылыш тапты”, диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова. Алар Габдулла Тукай исемендәге татар этнокомпоненты нигезендә укыту алып баручы 6нчы гимназиядә, “Энҗе” татар балалар бакчасында булып, аларның эшләре белән таныштылар.

Гореф-гадәтләребезне кечкенәдән балалар күңеленә сеңдерү, телне саклап калу – бу тема Халыклар дуслыгы йортында булып узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып торды. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә мәгариф, мәдәният һәм милли сәясәт министрлыкларыннан вәкилләр катнашты. Ике республика арасындагы хезмәттәшлек килешүенең тулысынча үтәлмәвенә дә игътибар ителде. Бу уңайдан Татарстанда әлегә удмурт телендә тапшыруларның булмавын билгеләделәр.

Остаханәләрдә эш кайнап торды

Милләттәшләребез тупланып яшәгән барлык районнардан да вәкилләр күп килде. Аларга дүрт остаханәдә белемнәрен, осталыкларын үстеру өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Журналистика, татар-башкорт бию үрнәкләре, сәхнәдә – фольклор, милли баш киемнәрен тегү остаханәләрендә һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүмат туплады.

Дөрестән дә, һәр остаханәдә кешеләр саны күп булды. Журналист, видеоператор Нәзир Ногманов районнардагы милләттәшләребезне камера белән эшләү серләренә өйрәтте. Ижаудан журналистларга районнарга чыгу мөмкинлеге чикләнү сәбәпле, төбәкләрдән хәбәрләр туплап җибәрүне җайлау – нәкъ бу максатны күздә тотып алып барылды остаханәдә. Шулай ук радио һәм телевидениегә сәхифәләр әзерләү, газетага хәбәрләр язу буенча да тәкъдимнәр бирелде. Төбәкләрдәге хәбәрчеләр дә үзләрен борчыган проблемнары хакында сөйләде. Мисал өчен, Можга шәһәр редакциясендә телевидение һәм радиода тапшырулар әзерләүче Эльвира Насыйбуллина һәм Нурсилә Фәйзуллина 1992 елда татар тапшырулары авторлары буларак эшли башлаган иде. Хәзер аларга рус телендә яңалыклар әзерләргә туры килә, милли тапшырулар аларга өстәмә эш булып йөкләнелгән. Шуңа да милли тапшыруларның сыйфаты да төшкән.

Ничек кенә булмасын, телевидение, радио, газета республикадагы милли оешмаларның эшчәнлеген киңрәк яктырга тиеш дигән фикер яңгырады. Милли матбугатта, мәгълүмат чараларында татарлар тормышын яктырту – татар журналистларының төп бурычы.

Казаннан бию белгече татар-башкорт бию үрнәкләре белән таныштырды

Сәнгать коллективлары җитәкчеләре, бию ансамбльләре әгъзалары татар-башкорт бию остаханәсендә шөгыльләнде. Борынгы биюләрне яңартып, аларны сәхнәләштерү турында мөһим мәгълүмат алды. Казаннан бию остазы Татарстанның традицион мәдәни үсеше үзәгенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Гомәров җыелган халыкка төрле-төрле бию бизәкләрен күрсәтте. Удмуртиядә яшәүче татарларының да үзенчәлекле бию үрнәкләре белән дә танышырга теләге булган аның, әмма әлегә бу хыялда гына калган.

Дәүләт Гомәров биергә өйрәтә
Дәүләт Гомәров биергә өйрәтә

Биючеләр, ансамбльләр җитәкчеләре үзләре өчен күп нәрсә туплаган. Бию хәрәкәте белән беррәттән бик күп терминнар белән дә танышкан. Эдуард Борисюк, Янаулда катнаш гаиләдә туган егет, бүген Сарапулда яши, ансамбльдә бии. Моннан тыш, хореография укыта һәм биредә алган белемнәр һичшиксез, ярдәм итәчәк, диде.

Калфак тегәргә өйрәнделәр

Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен дә кызыклы остаханә оештырылган иде. Ханымнар татар халкының бик матур баш киеме – калфак тегү серләрен үзләштерде. Остаханәне милли-мәдәни автономия канаты астында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Бриллиант Абдрахманова һәм аның ярдәмчесе Ләйсирә Йосыпова алып барды.

Айнур Касимов калфак тегәргә өйрәнә
Айнур Касимов калфак тегәргә өйрәнә

Бу остаханәдә чибәр апа-әбиләр белән беррәттән бик матур калфак теккән бердәнбер ир-ат та бар иде. Ул – Балезино районы Кистем авылы муниципаль берәмлеге рәисе Айнур Касимов. Аның улына бер яшь тула, кечкенә кәләпүшләрне табып булмау сәбәпле, Айнур Касимов бу проблемны бик ансат чишү юлын тапкан - калфак тегү алымнарын үзләштереп, үзенә дә, улына да түбәтәйләр тегәргә нияте. Авыл клубы каршында оста куллар түгәрәге дә эшли икән. Түгәрәктә дә калфак-түбәтәйләр тегүне оештырырга нияте. “Эшмәкәрләр керемнәрен югалтыр без бу эшкә керешсәк”, дип елмайды Айнур Касимов.

Өлкән апаларга яшьлек елларында хатын-кызның матур баш киеме калфаклар кияргә туры килмәгән. Нәсимә апа Төхвәтуллина хәзер бик тырышып милли баш киемен текте, өйдә кызы һәм оныкларына да тегәргә теләге булуын җиткерде.

Халык авыз иҗатын сәхнәгә әзерләү серләрен вокал остаханәсендә аңлаттылар

Вокал остаханәсенә дә бик күп кешеләр җыелган иде. Күбесе озак еллар сәхнәдә чыгышлар ясауларына карамастан, үзләре өчен тагын кирәкле дәрес алды.

Диния Кәримуллина (с) һәм Лариса Гайнетдинова вокал дәресен алып бара
Диния Кәримуллина (с) һәм Лариса Гайнетдинова вокал дәресен алып бара

Остаханәне “Асылъяр” балалар ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова һәм 107нче балалар бакчасының музыкаль хезмәткәре Диния Кәримуллина алып барды. Остазлар җырлаганда дөрес итеп тын алырга, авазларны аңлаешлы итеп башкарырга өйрәтте. Иң мөһиме, халкыбызның байлыгы булган халык авыз иҗатына игътибар итәргә, аларны өлкән буын вәкилләреннән яздырып алырга өндәде. Йолаларны сәхнәгә әзерләү юнәлешләрен күрсәтте. Алар мөнәҗәтләр, бәетләр турында да күп мәгълүмат бирде.

Шушы чараларда катнашкан һәр кеше зур канәгатьлек хисе белән таралды.

Милли темаларга багышланган чараларны элек ТИҮ, милли-мәдәни автономия, “Иман” татар яшьләре берлеге аерым-аерым уздырса, барлык милли оешмалар берләшеп эшләгәндә аның нәтиҗәсе дә югары була.

XS
SM
MD
LG