Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиядәге элекке илчесе: RT, Sputnikны чит ил агенты итеп танырга


Майкл Макфол
Майкл Макфол

АКШның Русиядәге элекке илчесе Майкл Макфол сүзләренчә, АКШта сайлау алды кампаниясе вакытында RT белән Sputnik Дональд Трамп өчен ачыктан-ачык үгетләгән.

АКШның Русиядәге элекке илчесе Майкл Макфол RT телеканалын һәм Sputnik агентлыгын Кушма Штатларда чит ил агенты дип танырга тәкъдим итә. Аның бу белдерүен The Wall Street Journal газеты баскан.

Макфол сүзләренчә, АКШта сайлау алды кампаниясе вакытында RT белән Sputnik Дональд Трамп өчен ачыктан-ачык үгетләгән. АКШ кануннары намзәтләргә чит дәүләтләрдән финанс ярдәме күрсәтүне тыя дип тә белдерә дипломат.

Европа парламенты Русия пропагандасына каршы тору резолюциясе кабул итте инде. Анда RT, Russia Today, Sputnik Европадагы илләргә мәгълүмати йогынты коралы буларак күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG