Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шамакайларын ашатуны туктатырга кирәк


Игорь Крутой һәм Рөстәм Миңнеханов (архив фотосы)
Игорь Крутой һәм Рөстәм Миңнеханов (архив фотосы)

Игорь Крутойның Казанда үзенең "йолдызлар фабрикасы" ачачагы билгеле булды. Ул Крутой исемендәге Популяр музыка академиясенең Идел буе бүлеге булачак. 2017 ел башында эшли башлаячак мәктәптә белем алганнарга, янәсе, телевидение бәйгеләренә турыдан-туры юл ачылачак.

Республикада ниндидер бер сәер вазгыять килеп туды. Татарстан акча эшли, ягъни без сезнең белән эшлибез, нефть чыгарабыз, аны эшкәртәбез, төзибез, машиналар ясыйбыз, өстәвенә әле Мәскәүдән бурычка да алып торабыз. Дөрес, болар барсы да без Мәскәүгә күчергән акчалар. Ләкин формаль яктан караганда, бурыч бар. Аннары бу акчаларны шул ук мәскәүләргә күчерәбез, тегеләр исә Татарстанга килеп үзләренә бәйрәм ясый: Универсиада, су чемпионаты уздыра. Чынлыкта без мәскәүле шамакайларны ашатабыз булып чыга. Ни өчен? Ярар, алар анда Мәскәүдә үзләре оештырган бәйгедә матур тавышлы тагын ике Казан кызын күреп алсыннар, ди. Аннан нәрсә?

Популярлыгын югалта барган Мәскәү йолдызы безгә килеп йөрсен һәм аның белән бергә фотога төшәр өчен күпме акчалар түгелә? Сорау туа. Кем соң монда йолдыз? Янында басып торуы белән кем горурланырга тиеш? Бәлки, ул акчаны үзебезнең кызларга бирергәдер? Алар инде акчаны ничек тотасын үзләре хәл итәр. Композиторлар, продюсерлар табарлар, әмма алар белән үзләре җитәкчелек итәр иделәр. Бәлки, бу бик уңышлы да түгелдер, ләкин алар үзебезнекеләр, килгән гастролерлар түгел. Һәм бу халыкка да файдалы булыр иде.

Безгә нәрсә кирәген һәм талантларны ничек үстерергә икәнлеген әллә каян килгән кешеләр хәл итә алмый. Бәлки, акчаны үзебезнең укытучыларга бирергәдер? Нәтиҗәсе бик үк уңышлы көтелмәсә дә, Мәскәүгә китәчәк ниндидер йолдызлар әзерләүгә караганда, бу барыбер яхшырак булачак.

Мәскәүләр рәхәт яшәсен өчен күпме акчабызны түгәбез. Киресенчә булырга тиеш бит. Республикада эшләп тапканыбызны бары тик үзебезгә генә тотарга тиешбез. Шул вакытта гына дөрес булачак. Булмасын бездә ниндидер Идел буе академиясе, әллә спортныкы, әллә йолдызлар фабрикасы.

Без инде нормаль машиналар да проектлый белмибез, бездәге очкыч һәм боралакларның проектлары үзебездә ясалмый. Шул ук хәл автомобильләр белән дә. Бәлки, безгә акчаны үзебездә калдырып, машиналар, моторлар ясый башларгадыр? Безгә бер кагылышы да булмаган шамакайларны ашатуны туктатырга кирәк.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG