Мәхкәмә Җәмилевнең адвокаты Марк Фейгинның шикаятен кире какты. Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенең кырымтатар җитәкчесен 2019 елга кадәр Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга кертмәү турындагы карары гамәлгә керә.
Югары мәхкәмә утырышы ябык ишекләр артында узды, чөнки эш материаллары "сер булып сакланырга тиеш" дип карар ителгән.
Мостафа Җәмилев – Украина ватандашы, кырымтатар халкы Мәҗлесенең элекке җитәкчесе. Ул Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүенә каршы чыкты. 2014 елда Җәмилевка биш ел дәвамында Русиягә керүне тыйдылар. Русия хакимияте аны экстремизга чакыруда гаепли. Русиядә аңа карта җинаять эше ачылган. Аны кулга алу карары чыгарылган һәм ул федераль эзләүгә игълан ителгән.
Милли хәрәкәт ветераны Җәмилевтән тыш, Милли Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, рәис урынбасары һәм Кырым хәбәрләр агентлыгы (QHA) баш координаторы Исмәт Юксәл һәм активист Синәвер Кадыровка да Кырым аннексияләнгәннән соң Русиягә керү тыелды.