Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан экспорты 23 һәм 28 процентка кимегән


Русия экспорт үзәге 2016 елның ун аена Русия төбәкләрендәге экспорт күләме рейтингын төзегән. Беренче унлыкка Татарстан белән Башкортстан да кергән.

Экспорт күләме 20 генә төбәктә арткан, алар арасында Идел буе республикалары юк.

Татарстан рейтингта бишенче урында. Республика 7,5 млрд долларлык товарны чит илләргә чыгарган. Бу былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 23 процентка кимрәк. Татарстан тауарларын күбрәк Нидераланд, Польша һәм Беларус сатып ала. Экспорт күләменең төп өлеше нефть, нефть продуктларына һәм синтетик каучукка карый.

Башкорстан сигезенче урында. Аның экспорт күләме – 4,7 млрд доллар. Бу былтыргы белән чагыштырганда, 28,1 процентка кимрәк. Башкортстан тауарларын иң күп сатып алучылар булып Латвия, Нидерланд, Словакия тора. Чит илләргә нефть, нефть продуктлары, турбореактив моторлар һәм газ турбиналары күпләп сатыла.

Беренче урында – Мәскәү. Русия башкаласы чит илләргә 93,1 млрд долларлык тауар саткан. Гомумән, Русиядә быел ун ай эчендә экспорт күләме 226,8 млрд доллар тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG