Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте Татфондбанк аркасында шаукымга бирелмәскә чакыра


Татарстан хөкүмәте "республиканың банк тармагында вазгыять контрольдә тотыла" дип рәсми белдерү ясап кешеләрне тынычландырырга тели.

"Соңгы вакытта Татарстан халкының республика банкларыннан акчаларын алырга өндәгән, банклар ябылу турында һәм башка тискәре мәгълүматле хәбәрләр алу очраклары артты. Әлеге хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга корылган" диелә белдерүдә.

Татарстан банкларында капитал җитәрлек дип ышандыралар һәм халыктан паникага бирелмәүләрен, "ялган мәгълүмат" таратуда катнашмауларын сорыйлар.

Шулай ук бүген 16 декабрьдә Русия Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина матбугат очрашуында Татфондбанкта акча тотучылар үз кертемнәрен яңа елга кадәр алып бетерә алачак, дип белдерде.

"Иминиятләштерү кысаларында ватандашлар үз акчаларын банктан ала алачаклар", ди Нәбиуллина.

Пәнҗешәмбе Русия Үзәк банкы Татфондбанк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте. Ул өч айга сузылачак. Моннан тыш, алты айга вакытлыча идарә итү тәртибе кертелде.

Банкның җитәкчесе Роберт Мусин вазифасыннан китте.

XS
SM
MD
LG