Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:56

15 декабрь Уфа “Нур” татар дәүләт театры 25 еллыгын билгеләде. Чара Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакленнән өзек белән башланды. Тамаша сценарие театрның тарихына байкау ясауга һәм бүгенгесен күрсәтүгә корылган иде.

Бәйрәм "Нур"ларның мәдәни програмы һәм кунакларның котлавы белән үрелеп барды. Мәдәни чарада спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, нурлылар җыр һәм биюгә осталыкларын күрсәтте. Юбилей чарасында “Нур” артистларына һәм театрда хезмәт итүчеләргә төрле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тамашасы артистларның сәхнәгә күмәкләп чыгуы белән тәмамланды.

Без бәйрәм уңаеннан театр җитәкчелегенә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Театр мөдире Илдар Хаҗиев:

"Нур" театры мөдире Илдар Хаҗиев
"Нур" театры мөдире Илдар Хаҗиев

– Алда ниләр белән шатландырырга җыенасыз?

– Мюзикл жанрына мөрәҗәгать итеп карарга дигән уй бар. Чит режиссерларны да җәлеп итәчәкбез. Якын араларда музей эшли башлаячак. Ул бинаның беренче катында булачак, тамашага килгән һәркем аның белән танышып чыга алачак. Алдагы елдан балалар өчен студия кабат эшли башлаячак.

– Милли театрның киләчәген ничек фаразлыйсыз? Балалар өчен Яңа ел тамашаларын урысча куюыгызга караганда, татар тамашачыларын яшьтән үстереп булмаска охшаган.

– Дөрес, тамашачыларны балачактан үстерү кирәк. Узган елда Яңа ел әкиятен ике телдә әзерләдек. Татарчасына берничә тапкыр гына тамашачы җыеп була, ә урысча спектакльгә халык кабат-кабат килә.

Шулай да мин – оптимист. Интернет пәйда булгач, гәзит-журналлар, китаплар бетәчәк диделәр. Ә алар бүген дә яши бирә. Кино төшерелә башлагач, театр юкка чыгачак дип фараз иттеләр. Монысы да буш булып чыкты. Киноны ун тапкыр, йөз тапкыр карасаң да шул ук, ә театр спектакль саен үзгәреп тора. Ул кабатланмый. Тамашачы тере артистлар уйнавын күрә. Шуңа күрә театр беркайчан да юкка чыкмаячак.

Азатлык театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов белән дә сөйләшеп алды.

"Нур" театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов
"Нур" театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов

– Сез 2007 елдан 2016 елга кадәр Туймазы татар дәүләт театрында эшләдегез. Шул дәвердә туймазылар шактый үсеш кичерде. Инде “Нур” театрының якты киләчәгенә, иҗади яктан үсешенә өметләр уянды.

– Сәнгать ягыннан башкарасы эшләрнең очы-кырые юк. Сәхнә хәрәкәтен, телне камилләштерү өчен зур көч салырга кирәк. Кискен конфликтка корылган, чагу характерлы геройлары булган драма әсәрләре җитешми. Финанслау да азрак. Без елына дүрт премьера әзерлибез, дәүләт тарафыннан бирелгән акча исә бер спектакль куярга гына җитә.

Тамашачы театрга үзен борчыган сорауларга җавап эзләп килә. Кәмит кирәк кеше циркка, концертка йөри. Максатыбыз – кешенең аңын үстерү, уйланырга мәҗбүр итү. Моңа ирешү өчен безгә эшләргә дә эшләргә әле.

"Нур" театрның иҗат төркеме
"Нур" театрның иҗат төркеме

Театр тарихыннан: 1905 елда Уфаның “Госмания” мәдрәсәсе шәкертләре “Рисәләт” исемле спектакль әзерли. Пьесаны алар үзләре иҗат итә. 1906 елда И. Кудашев-Ашкадарский Уфада берничә түләүле спектакль күрсәтә. Алар Русиядә татар телендәге беренче профессиональ тамашалар була.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада “Нур” төркемен төзи. Рольләрне башкару, режиссерлык эшеннән тыш, труппаны җитәкләү, финанс ягын һәм гастрольләрне оештыру да аның өстенә төшә. Беренче чыгышларыннан ук алар тамашачы арасында зур ихтирам казана. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская труппасы белән илне аркылыга-буйга иңли. Төркем үзенең халыкчан һәм заман рухлы чыгышлары белән Уфа, Оренбур, Урал, Идел буе, Урта Азия, Себер, Кавказ тамашачысының мәхәббәтен яулый. Гражданнар сугышы, илдәге мохтаҗлык яшь труппаның эшчәнлеген авыр хәлгә куя. Иҗат өчен тиешле шартлар булмау сәбәпле, 1918 елда театр тамашаларын туктата. Труппа таркала. Шуннан соң ХХ гасыр азагына кадәр Уфада татар театрын ачу турында сүз алып бару мөмкин булмый.

1985 елдан соң “үзгәртеп кору” җилләре исә башлау белән Мәҗит Мөдәрисов яңа театр оештыру уе белән янып йөрүчеләрне туплый. 1989 елда Уфа шәһәр шурасы “Нур” театр-студиясен ачарга ризалык бирә. 1991 елның 29 августында “Нур” дәүләт театры статусы ала. 11 ел “фатир алмаштырып”, күп авырлыклар кичереп, төрле сәхнәләрдә йөргән төркем, 2000 елның 12 июнендә үз сәхнәсенә аяк басты. “Нур” өчен төзелгән бинаныңКече залында тамашалар күрсәтелә башлады. 2007 елда Зур залда да тамашалар күрсәтелә башлады.

Уфа дәүләт сәнгать институтында ике тапкыр һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Нур” өчен яшьләр укытылды. Бүгенге көндә Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр бүлегендә “Нур” өчен өч кеше әзерләнә

Бүгенге көнне театрда 186 кеше эшли. Артистлар – 43 кеше. Театрның иҗади юнәлешен ике режиссер билгели. Алар: “Нур” театры дәүләт статусы алып эшли башлаган көннәрдә аның аякка басуында, иҗади юлын табуда, кыйбласын билгеләүдә зур роль уйнаган, тәүге труппаны туплаган шәхес – әлеге вакытта театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. Икенчесе – Русия театр сәнгате академиясен тәмамлап, 2005 елдан башлап “Нур” театрын үстерүгә зур көч салган, репертуардагы төп әсәрләрне сәхнәләштергән режиссер – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев.

2014 елда театрның мөдире Урал Гыйрфатуллин эшеннән алынды. Хәзер бу эшне театрның тәүге артистларының берсе – Илдар Хаҗиев башкара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG