Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 16:43

"Русиядә спиртлы продукция әйләнешенә бәйле бик авыр проблем бар. Аны ваклап сатудан бөтенләй алып куярга яки тулы контроль астына алырга кирәк, диде Русия хөкүмәте җитәкчесе.

Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медвдев Иркутскида 41 кеше үлеменә китергән спиртлы “Боярышник” сыеклыгын сатудан алырга кушты.

Медведев сүзләренчә, "Русиядә спиртлы продукция әйләнешенә бәйле бик авыр проблем бар". Аны ваклап сатудан бөтенләй алып куярга яки тулы контроль астына алырга кирәк, диде ул.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Иркутскида ванналар өчен спиртлы сыеклык эчеп 41 кеше үлгән, тагын 30 кеше авыр хәлдә хастаханәләргә китерелгән. Аларның күбесе аңсыз ята.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре бу сыекчада метанол һәм антифриз матдәләре тапкан.

Тикшерүчеләр агулы сыекчаны таратуда катнашырга мөмкин булган биш кешене тоткарлаган. Бу сыекчалы ике меңнән артык шешә әйләнештән алынган.

Җитәкчелек шәһәрдә гадәттән тыш хәл игълан иткән. Көнкүрештә куллану өчен чыгарылган спиртлы сыеклыклар һәм косметик чараларны сату тыелган.

XS
SM
MD
LG