Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция мәхкәмәсе Илдар Дадинның шикаятен 24 гыйнвар карый


Илдар Дадинга теләктәшлек чарасы
Илдар Дадинга теләктәшлек чарасы

Узган атнада Конституция мәхкәмәсе Илдар Дадинның шикатен кабул иткән иде.

Русия Конституция мәхкәмәсе оппозиционер Илдар Даинның урам чараларын үткәрү тәртибен берничә тапкыр бозу маддәсе турындагы шикаятен 24 гыйнвар тикшерәчәк. Дадин әлеге маддә нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Узган атнада Конституция мәхкәмәсе әлеге шикатяьне кабул итте. Дүшәмбе исә Русия Югары мәхкәмәсе активистны гаепләүнең кануный булу-булмавын тикшерүдән баш тартты.

2015 елның декабрендә мәхкәмә Илдар Дадинны 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аннан җинаять җәзасы ике ел ярымга калдырылды. Дадин ноябрь аенда колониядә җәзалауларын белдерде, әмма хокук саклау оешмалары көч куллануга дәлилләр табылмады дип чыкты. Бу хәлдән соң активистны Вологдадагы колонияләрнең берсенә күчерделәр.

XS
SM
MD
LG