Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортостандагы Урман авылында яңа шартлау булды


Янгында шартламый калган кораллар
Янгында шартламый калган кораллар

Башкортстанның Урман авылында урнашкан элекке хәрби бүлектә шимбә иртәсендә шартлау булды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортостан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, беренче мәгълүматларга караганда, шартлау хәрби бүлеккә билгесез кешеләрнең үтеп керүе аркасында була.

Бу хәлдә зыян күрүчеләр бар, әмма төгәл саны билгеле түгел дип хәбәр ителә. Төбәктәге тикшерү комитеты вәкиле Светлана Абрамова 22 һәм 24 яшьлек ике авыл кешесенең нинди шартларда һәлак булуы тикшерелә дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы.

Авыл кешләре, бу ике яшь ир-ат шартлау аркасында үлде дип әйтә, рәсми чыганаклар моны әлегә расламады.

2015 елда бу авылда элекке хәрби бүлектә чыккан янгын һәм шартлаулар аркасында Урман авылы халкы зур зыян күргән иде. 2011 елда да бу хәрби бүлектә гадәттән тыш хәл булган иде. Ул вакытта корал саклау урынында чыккан янгын аркасында 120 миллиметр калибрлы кораллар шартлады.

XS
SM
MD
LG