Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Төркия һәм Русия килешүе Сүрияне өчкә бүлүне күз уңында тота


Хәлеб шәһәре хәрәбәләре

Иран катнашлыгында Русия һәм Төркия арасындагы Сүрия турындагы килешү илне өч өлешкә бүлү һәм Бәшәр Асадны президент вазифасында киләсе сайлауга кадәр калдыруны күз уңында тота.

Reuters хәбәр итүенчә, өч ил тарафыннан ясалган планны Димәшк, кораллы оппозиция, АКШ һәм Фарсы култыгы илләре расларга тиеш. Әгәр алар килешүгә теләктәшлек белдерсә, документ турында фикер алышу Казакъстан башкаласы Астанада узачак. Агентлык мәгълүматларына караганда, АКШ сөйләшүләргә чакырылмаячак.

28 декабрьдә Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы Әнкара һәм Мәскәү Сүрия җирлегендә тынычлык урнаштыру планын килештерде дип белдерде. Тынычлык урнаштыру террорчы төркемнәрдән башка, конфликтка җәлеп ителгән бөтен якларга да кагылачак диелә.

XS
SM
MD
LG