Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШтан куылган Русия дипломатлары Мәскәүгә кайтты


Вашингтонда Русия илчелеге
Вашингтонда Русия илчелеге

Русиянең 35 дипломаты АКШта нон-грата шәхесләр дип игълан ителде.

Русиянең АКШтан куылган 35 дипломаты утырган махсус очкыч дүшәмбе Мәскәүгә килеп төште, дип хәбәр итә Интерфакс.

Узган пәнҗешәмбе АКШ хакмимиятләре илгә булган хакер һөҗүмнәре аркасында Русиянең аерым ватандашларына һәм оешмаларына яңа чикләүләр кертте.

Чикләү чаралары Русиянең федераль иминлек хезмәтенә һәм хәрби көчләренең баш идарәсенә дә кагылды. Моның белән беррәттән Вашингтонда һәм Сан-Францискода эшләүче 35 дипломат нон-грата шәхесләр дип игълан ителде.

Җомга көнне Русия президенты Владимир Путин, Мәскәү җавап итеп америка дипломатларын Русиядән куарга җыенмый, дип блдерде. Әлеге тәкъдим белән Русия тышкы эшләр министрлы Сергей Лавров чыккан иде.

АКШның сайланган президенты Дональд Трамп Путинның бу карарын "яхшы адым" дип атады.

XS
SM
MD
LG