Accessibility links

Миңнеханов Дубайда дөньяның иң биек манарасын төзегән ширкәт җитәкчелеге белән очрашты


Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties ширкәте җитәкчесе белән очраша
Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties ширкәте җитәкчесе белән очраша

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Дубайда Emaar Properties ширкәте башлыгы Мөхәммәд Алаббар (Mohamed Alabbar) белән очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Алаббар "үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшкән" дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Миңнеханов Emaar Properties башлыгын Татарстанга чакырган, Алаббар төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү өчен Казанга килергә вәгъдә биргән, диелә.

Миңнеханов эш сәфәре кысаларында шулай ук Дубайдагы Global Village ("Дөнья авылы") күргәзмәсендә булган, эшлекле даирә вәкилләре белән очрашкан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әль-Мансури белән күрешеп сөйләшкән.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Emaar Properties ширкәте сәүдә үзәкләре, халыкара дәрәҗәдәге кунакханәләр, офис үзәкләре төзү белән шөгыльләнә. Бу оешма дөньяда иң биек "Бурдж Хәлифә" манарасын төзегән һәм шулай ук дөньяда иң зур сәүдә үзәкләренең берсе – "Дубай Молл" белән идарә итә. Ширкәтнең эшли башлавына 19 ел һәм аның 11 илдә вәкиллеге бар. Үзәк офисы Дубайда урнашкан. Emaar Properties дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә проектларны гамәлгә ашыра. Ширкәтнең 30 проценты дәүләт милке дип исәпләнә, 70 проценты – хиссә тотучыларда.

XS
SM
MD
LG