Русия премьер-министры Дмитрий Медведев кушуы белән Русия финанс министрлыгы төбәкләргә субсидияләрне яңача бүлеп бирүне 1 мартка кадәр хәл итәргә тиеш. Бу хакта сишәмбе Русия хөкүмәте сайтында чыккан карарда язылган.
Финанс министрлыгына һәм икътисади үсеш министрлыгына әлеге инициативага карата төбәкләрдән килгән тәкъдимнәрне карарга кушылган.
28 декабрьдә Медведев төбәк бюджетларына багышланган утырышта субсидияләрне "акча акчага тартыла" дигән принцип белән бүлүдән баш тартырга кирәклеген әйтте.
Медведев сүзләренчә, максатчан трансфертлар, беренче чиратта, "төбәкләрнең икътисади, социаль ихтыяҗларына карап бирелергә тиеш", ә донор-төбәкләр чараларны үз акчасына уздырсын.
Премьер-министрның әлеге сүзләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "бөтен эшләгәнебез Мәскәүгә китә, бу дөрес түгел" дип әйткән сүзләренә җавап булды. Миңнеханов ярлы төбәкләрне донор төбәкләр хисабына финанслау "уйланып бетмәгән адым" диде.