Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банк Болгар банкның лицензиясен алды


Русиянең Үзәк банкы Болгар банкның лицензиясен алды, диелә Үзәк банк матбугат хезмәте хәбәрендә. 16 гыйнвардан Үзәк банк Болгар банкта вакытлы идарә урнаштырды.

Әлеге карар оешманың банк эшчәнлегенә кагылышлы федераль кауннарны үтәмәве, хисапларда дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат бирүе белән бәйле диелә.

"Моннан тыш, Болгар банкы кредиторлар алдындагы бурычларын да вакытында үтәмәгән. Банк хуҗалары һәм җитәкчелеге вазгыятьне җайлау өчен вакытында ук тиешле чаралар күрмәгән", диелә лицензияне алу турындагы фәрманда.

Хәзер банкта вакытлы идарә урнаштырылган. Болгар банкы банк хисапларында сакланучы акчаларны иминиятләштерү системында катнашучы кредит оешмасы.

Болгар банкта авырлыклар декабрь ахырында ук башланган иде. Банкның баш идарәсе Ярославльдә урнашкан. Ләкин ул төп эшчәнлеген Татарстанда алып бара.

Болгар банк каршында ислам финанслары нигезендә эшләүче "Амаль" финанс йорты теркәлгән.

Соңгы айда Татарстанның банк системы авырлыклар кичерә. 15 декабрьдә Татфондбанкта, 23 декабрьдә аның партнеры Интехбанкта вакытлы идарә урнаштырылды.

XS
SM
MD
LG