Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:37

Байден: "Кырым Украинага кайтарылмыйча, Русиядән чикләүләр алынмаска тиеш"


Джо Байден һәм Петр Порошенко

АКШ вице-президенты Джозеф Байден Киевта белдергәнчә, Русиягә карата халыкара чикләүләр Мински килешүләре тулысынча үтәлгәнче һәм Кырым Украинага кайтарылганчы сакланырга тиеш.

"Европа берлеге һәм "Зур җиделек" илләре белән бергә Русиягә карата чикләүләр Мински килешүләре тулысынча, басым ясап әйтәм, тулысынча үтәлгәнчегә кадәр алынмаска тиеш", диде ул Украина президенты Петр Поршенко белән бергә уздырылган матбугат очрашуында. Моннан тыш, Байден Кырым аннексиясенә бәйле чикләүләр дә ярымутрау Украинага кайтарылганчы сакланырга тиеш дип әйтте.

Вице-президент халыкара җәмәгатьчелекне "урыс агрессиясе" каршында бердәмлеккә чакырды. Шулай ук ул АКШның сайланган президенты Дональд Трамп та Киевка теләктәшлек күрсәтер дип өметләнүен белдерде.

Байден Киевка Украина җитәкчелеге белән очрашып сөйләшергә һәм илгә Вашингтонның ярдәм итәчәге турында белдерергә килгән диелә.

Байден Украина премьер-министры Владимир Гройсман белән дә очрашты. АКШ вице-президенты украин җитәкчелеген коррупциягә каршы көрәшергә чакырды.

Кушма Штатлар украин реформаларына 2013-2014 елларда Киевта Русия тарафлы Украина президенты Виктор Янукович бәреп төшерелгәннән соң теләктәшлек белдерә башлады. Ул вакыттан бирле Вашингтон Украинага өч млрд доллардан артык акча инвестицияләде һәм Мәскәүгә карата чикләүләр кертте.

Киевтан соң Джо Байден Швейцариянең Давос шәһәренә икътисад җыенында катнашырга китә.

XS
SM
MD
LG