Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американнарның күпчелеге Кремль АКШ президент сайлавына тыкшынган дип уйлый


Америка күзләү хезмәтләре җитәкчеләре Русиянең АКШка карата киберһөҗүмнәр оештыруы турында чыгыш ясый
Америка күзләү хезмәтләре җитәкчеләре Русиянең АКШка карата киберһөҗүмнәр оештыруы турында чыгыш ясый

Американнарның 51 проценты Русия АКШ президенты сайлавына тыкшынган дип уйлый. Шул ук вакытта американнарның дүрттән бере генә әлеге тыкшыну сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясаган дип белдерә.

Американнарның күпчелеге Кремль Америка Кушма Штатларының президент сайлау алды кампаниясенә тыкшынган, ләкин бу сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясамаган дип саный. Бу хакта сишәмбе дөнья күргән ике сораштыру нәтиҗәләре сөйли.

Wall Street Journal һәм NBC News уздырган сораштыру күрсәткәнчә, американнарның 51 проценты Русия президент сайлавына йогынты ясарга тырышкан дип уйлый, ләкин бары тик дүрттән бере генә Дональд Трампның сайлау кампаниясенә Кремльнең ярдәме булмаса, ул җиңелер иде дип саный. Фикер алуда катнашучыларның 36 проценты Русиянең Америка президент кампаниясенә катышуына ышанмый.

CNN соравы белән уздырылган икенче бер сораштыру күрсәтүенчә, американнарның 75 проценты Русиянең президент кампаниясенә тыкшынуы йә дәлилләнгән, йә ихтимал дип саный. Фикер алуда катнашучыларның 58 проценты Русия сайлау нәтиҗәсенә тәэсир итмәде дип уйлый. Респондентлраның тагын шул ук кадәре Русия белән мөсәбәтләрне яхшырту яклы, 41 проценты Мәскәүгә басым ясау кирәк дип уйлый.

АКШта президент сайлау 2016 елның 8 ноябрендә узды. Анда Республикан фиркасе намзәте Дональд Трамп җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG