Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы Азюркадагы яулыклы укытучыларны яклап Мордовия башлыгына ачык хат юллады


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллады.

Шактый кырыс һәм таләпчән формада язылган хатта республиканың мәгариф министрлыгы түрәләренең Азюрка авылы укытучы хатын-кызларының яулыкларын салырга мәҗбүр итүе аларның Русия Конституциясендә беркетелгән дини һәм мили иреккә хокукларын боза диелгән.

"Бөтен Русиягә үрнәк булырлык, илнең иң уңышлы һәм чәчәк атучы авылларының берсендә Мордовия хакимияте каршылык тудырып, гауга чыгара", диелгән хатта.

Конгресс вәкилләре чәчләрен каплап йөрүнең Азюрка авылы хатын-кызлары өчен гомер-гомергә саклап килгән гореф-гадәт булуын искәртә. "Алар советлар выкытында да яулыкларын салмаган, хәтта ул вакытта бөтен илдә алласызлык хөкем сөрсә дә, республика җитәкчелеге бу танылган татар авылының милли гореф-гадәтләренә кул сузмаган", дип билгеләп үтелә мөрәҗәгатьтә.

Азюркадагы соңгы хәлләрне Татар конгрессы Мордовия җитәкчелегенең "тупас башбаштаклыгы" буларак бәяли. "Яклаучысыз укытучы ханымнарга административ яктан көчле басым ясала", дип ассызыклый хат авторлары.

"Бу кысырыклаулар – Русия төп канунының дин иреге турындагы 28нче маддәсен бозу. Мәгариф министрлыгы яулыгын салырга ризалашмаган укытучыларны эштән куу белән яный. Бу кысырыклаулар укытучыларның Конституциядәге 37нче маддәдә гарантияләнгән "тиешле шартларда эшләргә, бернинди кысырыклауларсыз үз хезмәтләре өчен эш хакы алырга" булган хокукларын да боза", ди Татар конгрессы.

Хат авторлары үз вакытында татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә шундый ук проблем федераль кануннарны һәм белем бирү оешмалары кагыйдәләрен бозмыйча, килешү аша хәл ителде, дип искә төшерә. "Ә күпмилләтле һәм күпдинле Мордовиядә, күршеләренең тәҗрибәсен өйрәнеп тә тормыйча, Русиянең төп канунын бозып, җәнҗал чыгаралар", дип гаепли татар милләте вәкилләре.

"Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты үз милли һәм дини хокукларын яклаучы Азюрка урта мәктәбе укытучыларына басым ясау һәм тупас башбаштаклыкны туктауны таләп итә. Русия халыкларының килешеп яшәве һәм татулыгы – тарихи казаныш, ул ничәмә буыннар дәвамында формалашкан, һәм беркемнең дә мондый хокук боза торган гамәлләр аша бу бердәмлекне җимерергә хакы юк", дип тәмамланган хат.

Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы исә Азюрка укытучыларын яклауны сорап, Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать юллады. Танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятулина җитәкләгән оешма исеменнән министрның Мордовиядәге татар авылында булып яткан хәлләргә игътибар итүе сорала.

"Укытучы хатын-кызлардан берничә сәгать буена сорау алганнар, әйтерсең алар җинаятьче. Аларны террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләгәннәр, хатыз-кызларга көчле рухи басым ясалган. Соңыннан аларга шелтә белдерелгән. Балалар үзләренең яраткан укытучыларын эштән куарлармы инде, дип куркып тора. Ә бит илнең күп төбәкләрендә юкка чыккан укытучыга хөрмәт дигән әйбер Азюркада әле сакланып кала алган", дип искәртелә хатта.

"Мөслимә" оешмасы Русия министрына Азюркада яшәүче 3 меңгә якын кешенең 90 проценты ислам динен тотуын, яулык ябынып йөрүнең бу авыл хатын-кызлары өчен элек-электән килгән гадәт, тормышларының аерылгысыз өлеше икәнен яза. "Мөселман хатын-кызы башкача киенә алмый. Бу бары тыйнак киенеп йөрү билгесе. Ул укуның дөньяви ягына берничек тә йогынты ясамый. Гомер-гомергә яулыклы булган укытучыларга моңарчы сүз әйтүче булмаган. Мордовиядәге хәлләр Татарстан халкының йөрәген сызлатты. Милли һәм дини хокуклар өлкәсендә болай тупас эш йөртергә ярамый, бу диннәр арасындагы тынычлыкны бетерү куркынычы тудыра, болай эшләү кайберәүләрне бу хәлдән чыгу юлын табам дип, канун бозучы гамәлләр кылуга да этәрергә мөмкин", дип кисәтә мөселман хатын-кызлары оешмасы вәкилләре.

Шундый ук хат Милләтләр эшләре федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдиновка һәм Русиянең Иҗтимагый палатына да җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG