Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:21

"Россия 1" каналы тележурналисты, Татарстан түрәләре бик яраткан Сергей Брилевның "Шаймиев. В поисках Тартарии" дип аталган документаль фильмын карадым. Анда Тартариядән "Т" хәрефе дә юк. Автор шул Болгар тирәсендә болганудан ары китә алмаган. Имеш, 1236 елда татар-монголлар Шәһре Болгарны басып алганнар, утта яндырганнар. Имеш, ул вакытта урыслар да татар-монголлардан шундый ук җәберләр күргәннәр. Имеш, бу яктан безнең уртак тарих, уртак язмыш икән.

Ә 1552 елда Казанны гомумән урыслар басып алмаган, ә татарлар килеп яулап алган икән. Брилев әйтүенчә, Иван Грозный гаскәрендә һәр бишенче сугышчы татар булган икән. Шулай булгач, бу Казан ханлыгын яулап алу булмаган, ә татарлар арасында ватандашлар сугышы булган икән. Шулай булгач, безнең уртак тарих, уртак язмыш икән.

Ул арада Брилев Татарстан акчасына Италиягә, Англиягә барып кайткан була, имеш, андагы харитада Тартария дип язылган, Мәскәү Тартариясе дигән сүз дә бар, шулай булгач, бу безнең уртак ватан булып чыга инде.

Шәймиев исә бу фильмда бер тәти фон ролен генә үти, аннан күбрәк татар-урыс дуслыгы турында сүзләрне көтәләр, һәм ул бу хакта бер дә тартынмый фильмның буеннан-буена кайта-кайта сөйли. Болгар, Зөя, Кол Шәриф мәчете, Благовещен чиркәве сурәтендә шушы "мөкатдәс урыс-татар дуслыгын" бозарга теләгән татар милләтчеләрен күрсәтеп алалар. Анда – азан, монда – чаң, вәт яшиләр ичмасам, дип кенә әйтергә кала.

Фон булу гына җитмәгән – Шәймиев фильмда ислам дине турында бик ялгыш бер фикер дә бәян итә, имеш, "Коръәнне пәйгамбәр язган, аны язганда җылы якта яшәүчеләр генә күздә тотылган, мондый салкын якларга да ислам киләсен белмәгәннәр" дигән надан сүзләр әйтә.

Гәрчә Коръәнне пәйгамбәр язмаган, мөселманнар өчен аның Аллаһтан иңүе шик уятмый, Мөхәммәт пәйгамбәр аны халыкка җиткерүче генә.

Бу фильмны экранга чыгарганчы аны Казанда белгечләр дә карагандыр бит инде, нигә аның шушы кимчелекләрен әйтмәделәр икән? Бу, әлбәттә, риторик сорау, күрсәләр дә, нигә әйтсеннәр – Мәскәү бит әлеге фильмны үз файдасына эшләгән, татарны тагы файдаланганнар. Хакимияттәгеләрдән каршы сүз хәзер инде көтеп тә булмый. Иң аянычы – бүгенге көндә шундый ялганнарга каршы урамнарга чыгарлык милли хәрәкәт тә юк. Шәймиев тырышлыгы белән.

Тартария турында тарихи фильм күрсәтәләр, дип, иртәрәк сөенгәнбез икән.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG