Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев уңышларына пәрәвездә башкача караш


Миңтимер Шәймиев "Татар җыры" бәйгесен оештыручылар белән (архив фотосы)
Миңтимер Шәймиев "Татар җыры" бәйгесен оештыручылар белән (архив фотосы)

Популяр сайтларда юбиляр Миңтимер Шәймиев турындагы мәкаләләр астындагы халык авазы рәсми Казанныкыннан үзгә булган фикерләр булуын чагылдыра.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең 80 еллык юбилеен билгеләве телевидение, матбугатта һәм интернетта киң яктыртылды. Интернетта сәясәтчегә карата аноним фикерләрне дә күзәтергә мөмкинлек бирде, онлайн басмаларда комментарлар язучылар шактый булды.

Аерым алганда, Шәймиев турында берничә зур мәкалә чыгарган "Бизнес-онлайн" сәхифәсендә сәясәтче турында күпләп уңай да, тискәре дә комментарлар күзәтелде. Шул ук вакытта уңай фикерләргә күпләп минуслар куелса, тискәре фикерләр плюсланды.

"Бизнес-онлайн" мөхәррире Алексей Брусницын Азатлыкка Шәймиев турындагы уңай яки тискәре комментарларының минуслануын яки плюслануын табигый күренеш дип атады. Аның фикеренчә, әлеге очрак – ботлар ярдәмендә яки башка рәвешле махсус оештырылган акция түгел.

"Комментарларга плюс яки минус куеп һәр укучы үз фикерен белдерә ала. Барысы да үтә күренмәле. Кемдер комментарлар бүлегендә ботлар куллана дип уйлар өчен безнең әлегә нигез юк", диде сайт җитәкчесе.

"Биредә каршылык күрсәтү өчен тавыш бирү феномены булырга мөмкин. Комментар белән килешмәүче минуска баса, ә килешүче плюска басмаска да мөмкин. Бу социологиядә билгеле факт", дип өстәде Брусницын.

Шәймиев турындагы уңай комментарларның минуслануы укучыларның үзләрен дә гаҗәпләндерде. Бу махсус оештырылган акция булырга мөмкин дип шикләнүчеләр бар.

Эшмәкәр һәм блогер Морат Сираҗин "Бизнес-онлайн" җитәкчелегеннән комментарларга минуслар кую функцияеннән баш тартырга чакыра. Аның фикеренчә, бу форумда "трольләргә башлык булырга" мөмкинлек бирә.

XS
SM
MD
LG